+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
14 июль 2023, 13:12

Бергәләп яугирләргә ярдәм итәбез

Бергәләп яугирләргә ярдәм итәбез
Бергәләп яугирләргә ярдәм итәбез

«Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлегенең М. Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы Фёдоровка районы хакимияте белән берлектә чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Аны район хакимияте башлыгы урынбасары Э. Н. Сәлишев җитәкләде. Барлык җыелган әйберләр әлеге вакытта Самара шәһәре янында хәрби күнекмәләрдә булган ирекле батальон яугирләренә  тапшырылды.

Күчтәнәчләр, көнкүреш әйберләре, һәрберсе өчен маскировкалау челтәрләре әзерләгән барлык битараф булмаган кешеләргә һәм оешмаларга рәхмәт. Шулай ук яугирләрнең үтенече буенча хәйрия фонды акчасына 250 мең сумнан артык суммага кирәк-яраклар, киемнәр сатып алынды, штабта һәберсенә посылка әзерләнде.

Туганнарыннан да исемле посылкалар кабул ителде.  Шулай ук аларны авыл советлары катнашлыгында авыл биләмәләрендә яшәүчеләрнең көче белән якыннары еракта булган, яки бөтенләй булмаган егетләр өчен дә әзерләдек.

Ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәтлебез! Киләсе гуманитар конвойны август аенда җибәрергә планлаштырабыз. Гуманитар ярдәмне Фёдоровка авылы, Ленин урамы, 44, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлегенең М. Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы адресы буенча кабул итәбез.

Тулырак мәгълүматны 8(34746)2-27-33 телефоны буенча алырга мөмкин.

Балалар изгелек эшли

Фёдоровка авылы 2нче мәктәбе башлангыч сыйныфларының дүрт отряды укытучылар З. М. Имангулова, З. М. Латыйпова, В. П. Савельева, О. Д. Шишкина, С. А. Елисеева, өлкән вожатый Л. И. Касмылина катнашлыгында  Гөлназ Мөрсәлимова җитәкчелегендәге “Солдатлар өчен тегәбез”  цехы волонтёрлары оештырган “Ярдәм кулы”  акциясендә катнашты.

 Гөлназ Рәшит кызы аларга маскировка челтәре үрү буенча осталык дәресе күрсәтте. Балаларда бу эш кызыксыну уятты, алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка япмалары үрде.

Эш тәмамланганнан соң волонтёр Гөлназ акциядә катнашкан балаларга тәмлекәчләр таратты. Фёдоровка районы хакимияте башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Андрей Гончаров та башкарган эшләре өчен укытучыларга һәм балаларга рәхмәт белдерде, балаларга сок һәм чәк-чәк таратты. Эштән соң балалар рәхәтләнеп тәм-том белән сыйланды.

“Балаларның изгелек һәм ярату тойгылары белән үрелгән челтәрләре хәрбиләрне дошман күзеннән саклаячак. Алар кечкенә ярдәм дә җиңүне якынайтачагына ышана», - диде көндезге лагерь начальнигы Ольга Мазлова-Шкребель.

 

Н. ВЛАСОВА,

«Бердәм Русия» партиясенең

Фёдоровка районы урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре.

 

 

 

 

 

Читайте нас: