+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
28 июль 2023, 11:20

"Иң мөһиме - читтә калмаска",- дип саный редакция хезмәткәрләре

"Иң мөһиме - читтә калмаска",- дип саный редакция хезмәткәрләре
"Иң мөһиме - читтә калмаска",- дип саный редакция хезмәткәрләре

Махсус хәрби операция башланганнан алып район гәзите редакциясе коллективы яугирләргә ярдәм күрсәтүдән читтә калмый. Үзебез җыйган акчага кирәкле медикаментлар, баллончиклар һәм газ горелкалары сатып алып посылкалар җибәрдек. Берничә тапкыр районның хәйрия фондына акча җыюда катнаштык. Кышын битараф булмаган хезмәткәрләр яугирләр өчен җылы оекбашлар һәм перчаткалар бәйләде. Редакция ялга кайткан контракт буенча хезмәт итүчеләр, мобилизацияләнүчеләр белән очрашулар үткәрә һәм илебезне саклаучылар турында мәкаләләр бастыра. Матбугатка язылу кампаниясе вакытында “Яугир гаиләсенә район гәзитен яздыр” акциясе оештырдык. Безне хуплауларына бик шатбыз. Әле гәзитне берничә махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе ала.
Республиканың барлык гәзитләре хезмәткәрләре, шул исәптән без дә «Республика Башкортостан» нәшрият йорты аша хәйрия фондына акча күчердек, аларга төрле техник җиһазлар сатып алынды һәм ЛХРга гуманитар конвой оештырылды.
Хезмәттәшебезнең хәстәрлекле куллары теккән җиде носилка штабка озатылды. Ул тегү өчен кирәкле материаллар җитмәве, шуңа күрә кара төстәге (көрән, кара, кара-зәңгәр, яшел) тукыма таләп ителүе хакында эш чатына да язды. Коллегаларыбыз һәм мобилизацияләнүчеләрнең туганнары өйдә булган запасларын алып килде. Эш дәвам итә.
“Тылдан ярдәм булмаса, фронтта җиңү булмаячагын аңладым. Шуңа күрә кулыбыздан килгәнне эшләргә булдык. Әлбәттә, бу әлләни зур ярдәм түгел, әмма барыбер кирәк”, - дип фикере белән уртаклашты хезмәткәребез Саима Абдуллина тегү өчен тукыма тапшырганда.
«Иң мөһиме - читтә калмау!» - бу, мөгаен, яугирләребезгә булышырга теләүчеләрнең бүгенге девизыдыр.

 

Эльмира МӨХӘММӘТОВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: