+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
13 октябрь 2023, 14:10

Яугирләргә – ярдәм, табигатькә - сакчыл караш

Яугирләргә –  ярдәм, табигатькә  - сакчыл караш
Яугирләргә – ярдәм, табигатькә - сакчыл караш

«Солдатлар өчен тегәбез» цехында эшләүче бер волонтёр гаиләсе белән гөмбәгә баргач, Сабантуй тавындагы чүп-чарны күреп аптырый. Бар кешенең дә автомобиле бар, утырып бара, ял итә, үзеннән соң чүпне җыйса булмыймы икән? Гаилә гөмбә җыя, табигатькә рәхмәт йөзеннән урманны чүп-чардан чистарта, ләкин пакетлары җитми, чүпне җыеп бетерә алмыйлар. Шуңа күрә икенче көнне цехта волонтерларга “Урман санитарлары” акциясен үткәрергә тәкъдим итә, хатын-кызларга идея ошый, һәм алар әлеге территориядә өмә оештырырга ниятли.
Файдалы эшне күңелле итеп үткәрергә карар итәләр, элек ГТО нормасын тапшырган волонтерлар яшьләр һәм спорт комитетына мөрәҗәгать итә. Аның рәисе Г. Рамазанов таяклар белән йөрү техникасы белән таныштыру идеясен хуплый һәм ярдәм итәргә була: консультация бирә, скандинавия йөреше буенча мастер-класс күрсәтә, чүп-чарны чыгарырга булыша һәм спорт конкурслары үткәрә. Призлы урын алучы хатын-кызларны бүләкли, цех та игътибарсыз калмый - коллектив бүләк ала.
Көн матур, урман көзге буяулары белән җәлеп итә, волонтёрлар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, урман фонында фотога төшәләр. Акциядә катнашучылар көннең уңышлы үтүенә канәгать калып, уңай эмоцияләр алып кайта.

 

Г. МӨРСӘЛИМОВА.
Фото тәкъдим ителде.

Читайте нас: