+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 апрель 2023, 12:32

Юлчылар чокырларны ремонтлый башлады

Элегрәк гәзиттә язганыбызча, муниципалитетның торак пунктларында Фёдоровка районы хакимиятенең мәгълүмат төркемнәренең халык белән очрашулары узды.

Юлчылар чокырларны ремонтлый башлады
Юлчылар чокырларны ремонтлый башлады

Авыл халкы белән турыдан-туры фикер алышулар барышында юлларның торышы иң мөһим проблема булуы ачыкланды.  Халыкны юллардагы чокыр-чакырлар борчый.

Юл төзү - ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре мәсьәләне игътибарсыз калдырмаячак һәм чокырларны һәм калку урыннарны бетерү өчен асфальт җәелмәгән торак пунктларда грейдер үтәчәк. Мәсәлән, узган атнада мондый эшләр Бала Чытырман авыл биләмәсе территориясендә башланды.   

Асфальт-бетон катнашмасы белән чокырларны, ярылган урыннарны ямау юлларны ремонтлауның иң киң таралган төре. Бүген Рөстәм Нигъмәтуллинның Стәрлетамак юл төзү-ремонтлау идарәсе -«Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы Фёдоровка участогы бригадасы чокырларны ремонтлауга кереште. Бригада Федоровка - Стәрлебаш юлы участогында эшли. Район чигенә кадәр автомобиль юлын ремонтлауны иртәгә, 4 апрельдә тәмамларга планлаштыралар. 

Тиздән машиналар чокырга төшүдән курыкмый йөри алачак.

Тулырак мәгълүматне «Ашкадар таңнары» гәзитенең киләсе санында укый аласыз.

 

Фәнис АКЧУРИН фотолары.

Юлчылар чокырларны ремонтлый башлады
Юлчылар чокырларны ремонтлый башлады
Юлчылар чокырларны ремонтлый башлады
Автор:Алсу Тятигачева
Читайте нас: