+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
27 декабрь 2023, 14:26

Иң мөһим байлыгыбыз – тырыш халкыбыз

Иң мөһим байлыгыбыз – тырыш халкыбыз
Иң мөһим байлыгыбыз – тырыш халкыбыз

Юрматының киң далалары урындагы халыкның характерын шундый ук ирек сөюче, көчле итеп формалаштыра. “Юрматы” совхозы булганда, аның хезмәтчәннәренең даны районнан читкә дә тарала. Мул уңыш, югары савым һәм артым ала, шуңа хезмәт хаклары да яхшы була, кешеләр бай яши. Җитештерү һәм социаль-мәдәни объектлар, яңа йортлар төзелә.Тормыш кайнап торган ул елларны хәзер сагынып искә аласы гына кала. Халык картая, яшьләр яхшырак тормыш эзләп шәһәрләргә китә. Пугачев авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ринат Җәүдәт улы Тимербулатов 1977 елдан бирле Юрматыда яши һәм эшли һәм мондагы хәлләрне ишетеп кенә белми. Ул үз алдындагы бурычларны, көндәлек мәсьәләләрне оста хәл итә. Актив, оптимист. Аның белән әңгәмә барышында урындагы халык уңайлы яшәсен, мәдәни һәм спорт чараларына йөрсен өчен урындагы үзидарә тарафыннан нинди шартлар булдырылуы турында сөйләшәчәкбез.

- Ринат Җәүдәт улы, авыл биләмәсе территорияләрен төзекләндерү, юлларны тиешле хәлдә тоту турында сөйләгез әле.

- Яздан башлап көзгә кадәр авылда даими рәвештә өмәләр үткәрелә, халык йорт яны территорияләрен җыештыра. Ә авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп, авыл мәдәният йорты, авыл табиблык амбулаториясе хезмәткәрләре, мәчеткә йөрүчеләр үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерде.
Кышын, узган еллардагы кебек үк, авыл эчендәге юлларны кардан чистарту белән Фәнзил Чурбаев шөгыльләнә, аның белән килешү төзелгән дә инде. Ул МТЗ-82 тракторында эшли, ләкин, кар күп булган очракта, трассага куәтлерәк техника -К – 700 не чыгара.
Урамнар яктыртыла, монда проблемалар юк.

- Башка авыл биләмәләрендәге кебек, сезнең дә урындагы инициативаларга ярдәм программасы бар, быел нәрсә эшләргә планлаштырыла?- Әзерлек эшләре күптәннән алып барыла, әйткәндәй, 15 декабрьдә гражданнар җыены узачак, анда иң мөһим бурычны сайлаячакбыз. Юрматы мәдәният йорты түбәсен капиталь ремонтлау, Пугачев авыл советы авыл биләмәсе хакимияте түбәсен капиталь ремонтлау, балалар бакчасы янында балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алып урнаштыру тәкъдим ителә. Менә шушы өч пункттан халык берсен сайлаячак.

- Ел ахыры якынлаша, һәркем эшенә йомгак ясый. Сездә урындагы биләмә бюджеты үтәлеше ничек?

- Бюджетка керемнәрнең барлык төрләре буенча план арттырып үтәлде һәм 127 процент тәшкил итте. Торги аша без кулланылмаган склад бинасын саттык. Биш гектар печәнлек җирен арендага бирдек. Шуңа күрә киләсе елда бюджет тагын тулыланыр дип уйлыйм.

- Юрматы җирендә нинди предприятиеләр уңышлы эшли?

- «Юрматы» ҖЧҖдә 15 кеше эшли, предприятие үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Агымдагы елда биредә бер ферма реконструкцияләнде һәм киләчәктә тагын бер ферма ремонтланачак, анда кул хезмәте таләп ителмәячәк. Хуҗалыкның савым сыерлары төркеме һәм симертүгә куелган яшь маллары бар.

Фермерлар да үз җитештерү эшчәнлеген алып бара. Гөлсинә Чурбаева улы Фәнзил белән авыл хуҗалыгы культуралары үстерәләр һәм атлар үрчетәләр. Альберт Таюпов һәм Азамат Ибраһимов үсемлекчелек белән шөгыльләнә, һәм, моннан тыш, агымдагы елда Азамат Шәйморат улы бройлерлар үстерә башлады.

Львовкада да ике фермер бар: Земфира Искәндәрова бары тик терлекчелек белән генә шөгыльләнә, ә Нуриман Берлишев үсемлекчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә.

Рөстәм Ханнанов, Фатыйма һәм Рәсим Вәлитовлар халыкны яңа пешкән икмәк, азык-төлек белән тәэмин итә, безнең авылда эшкуарларның өч кибете бар. Руслан Шахморатовның пилмән цехы элеккечә эшли, аларның кулинар әйберләре безнең һәм күрше районнарда сатыла.
Өлкәннәр, Әниләр көне, Яңа ел, 23 февраль, 8 Март кебек мәдәни чаралар үткәрелгәндә, без авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенә, фермерларга, эшкуарларга спонсорлык ярдәме сорап мөрәҗәгать итәбез, әйткәндәй, алар безнең сүзне беркайчан да кире какмый. Аларның барысына да зур рәхмәт.

- Ринат Җәүдәт улы, сез урындагы халык турында нәрсәләр әйтерсез, алар шәхси хуҗалыкларында нәрсә белән шөгыльләнә?

- Безнең төп байлыгыбыз - тырыш халкыбыз, бу югарыда әйтелгән сүзләр фермерларга, эшкуарларга, шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына да кагыла. Соңгы елларда терлекләр саны бераз кимеде, шулай да безнең авыл өчен 110 һәм 60 башлы ике көтү бик яхшы дип саныйм. Кешеләр үзләрен сөт һәм ит белән тәэмин итәләр, артканын базарда саталар. Ит алырга алып сатарлар да килә.
Сөт җыючы Хәбир Вәлитов намуслы эшли, әлегә кадәр атнага өч тапкыр шәхси хуҗалык хуҗаларыннан сөт җыя. Бездә күп итеп үрдәк, бройлер, каз асраучы ханымнар да бар.

- Махсус хәрби операция темасы илебездәге һәр кешегә кагылды. Бу юнәлештә сездә нәрсәләр эшләнә?

- Безнең дүрт ир-егетебез мобилизацияләнеп СВОга китте, авылда аларның гаиләләре калды. Без аларга мөмкин булганча ярдәм итәбез. Кыш көне аларның йортларына керү юлларын кардан чистартабыз. Күптән түгел ике гаилә өчен бушлай утын китерделәр, калган икесе дә Яңа елга кадәр алачак. Безнең хатын-кызлар яугирләребезгә җылы оекбашлар бәйләп җибәрделәр. Халык СВО дагылар өчен акча җыюда да актив катнаша.

- Авыл биләмәсенең мәдәни һәм спорт тормышы турында сөйләгез әле.

- Мәдәният бездә тиешле дәрәҗәдә, даими рәвештә урындагы клубта төрле чаралар уза. Бу-мәдәният йорты директоры Диләүфрүз Ихсанова һәм китапханәче Галия Хөббетдинованың хезмәте. Ике татар ансамбле бар, берсендә яшьләр җырлый, ә икенчесендә авылыбызның ак әбиләре.
Күптән түгел безгә искиткеч концерт белән Югары Явыштан үзешчән сәнгать артистлары килде.

Китапханәдә кул эшләре түгәрәге эшли, монда теләүчеләр бәйләү белән шөгыльләнә ала.

Хәзерге вакытта мәдәният хезмәткәрләре «Уйна, гармун! “ бәйрәменә һәм Яңа елга әзерләнәләр.
Спорт чаралары нигездә урындагы мәктәптә алып барыла, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәрвәз Кашаев баскетбол түгәрәген алып бара. Укытучы Рәсим Халитов балаларны җәядән атарга өйрәтә.

Безнең үз казанышларыбыз да бар. Авыл биләмәсе Сабантуй-2023тә тирмәләр конкурсында икенче урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Пугачев авыл биләмәсе җыелма командасы быел августта физкультурниклар көненә багышланган гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Узган ел ир-атлар спорт фестивалендә безнең команда гомуми зачетта икенче урында иде.

Кыш көне бездә чаңгы спортын яратучылар күп, гадәттә сезонны ачабыз, ярышлар үткәрәбез, ә аннары инде ябабыз.
Мин үзем дә спорт белән дус, чөнки хезмәт эшчәнлегемне 1977 елда Юрматы мәктәбендә физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек укытучысы буларак башладым.

- Интервьюгыз өчен рәхмәт. Киләсе 2024 елда уңышлар Сезгә!

 

Галина БАТМАНОВА әңгәмәләште.

Читайте нас: