+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2017, 12:25

Егетләр китә хезмәткә

Егетләр китә хезмәткә

Менә тагын язлар килде җиргә,

Кошлар кайтты туган якларга.

Кошлар кайта, ә егетләр китә

Туган илебезне сакларга.

Менә тагын ямьле язлар килде,

Яшел киемнәрен киенеп.

Барыбыз да аны каршы алдык,

Илдә тынычлыкка сөенеп.

Бар кошлар да кире кайтты,

Канатларын кагып, талдырып.

Мин дә бер язымны каршы алдым

Тагын бер елымны калдырып.

Көзен кошлар тагын китәр, язын кайтыр,

Вакытлыча алар китәләр.

Бурычларын үтәп кайтыр егетләр,

Сизелми дә көннәр үтәрләр.

Сөенеп каршы алыр ата-ана,

Туганнары, авылдашлары.

Кошлар белән оланнар да кайтыр,

Исән генә булсын башлары.

Барчабыздан сезгә изге теләк:

Тугры булсын биргән антыгыз.

Ил алдында бурычыгызны үтәп,

Исән-имин өйгә кайтыгыз.

Вилдан ИСМӘГЫЙЛЕВ.

Балыклыбаш авылы.




Читайте нас: