+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2017, 14:13

Җиңүләр – республикага

Республика көне алдыннан районда спорт ярышлары узачак.Алар халык арасында спортны популярлаштыру һәм пропагандалау, көчле спортчыларны ачыклау һәм район җыелма командасын комплектлау максатында оештырыла.

Республика көне алдыннан районда спорт ярышлары узачак.

Алар халык арасында спортны популярлаштыру һәм пропагандалау, көчле спортчыларны ачыклау һәм район җыелма командасын комплектлау максатында оештырыла.

Учреждение, оешма һәм предприятиеләр арасында армспорт буенча шәхси-команда ярышлары 30 сентябрьдә физкультура-сәламәтләндерү комплексында үтәчәк.

Нәтиҗәләр түбәндәге авырлык категорияләрендә билгеләнәчәк: ир-атлар – 60 кг; 70 кг; 80 кг; 90 килограммгача һәм 90 кг дан югарырак; хатын-кызлар – 60 килограммгача һәм 60 килограммнан югарырак. Командада ким дигәндә бер хатын-кыз булырга тиеш. Команда беренчелеге 5 иң яхшы нәтиҗә буенча ачыклана.

Ир-атлар арасында ярышлар - 10.00, хатын-кызлар арасында 11.30 сәгатьтә башлана.

Шахмат турниры 7 октябрьдә “Гамбит” шахмат клубында үткәрелә. Катнашучылар 9.30 сәгатьтә теркәлә. Беренче тур ачылу һәм жирәбә салу вакыты – 10.00 сәгатьтә. Ярышлар швейцар системасы буенча үтәчәк. Һәр катнашучыга уенга 15 минут биреләчәк. Жирәбә салу компьютер аша булачак. Җиңүчеләр һәм призерлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым, очколар исәбе буенча билгеләнәчәк.

Икенче көнне, 8 октябрьдә, өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Табиб раслаган заявкалар ярышка килгән көнне судья коллегиясенә тапшырыла. Җиңүчеләр һәм призерлар техник нәтиҗәләр буенча билгеләнә. Башлана 10.00 сәгатьтә. Үзең белән социаль номер, шәхесне раслаучы таныклык, СНИЛС булуы мотлак.

Белешмәләр 2-26-51 телефоны аша.

Оештыру комитеты.
Читайте нас: