+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2017, 14:14

Күңелгә якын һөнәр булганда

Олег Иванович Асабин (Кузьминовка авылы) мәктәп елларында ук туган ягының иксез-чиксе алтын басу-кырларына җаны-тәне белән гашыйк була. Җәйге каникуллар вакытында ул әтисенә комбайнда ярдәмләшә. Игенне ындыр табагына ташыганда егеткә шоферлар белән бер кабинада утырып йөрергә дә туры килә.

Ул профессиональ водитель булу теләге белән Күмертау автомәктәбенә укырга керә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Калинин исемендәге колхозга эшкә урнаша. Башта ГАЗ-52 автомобилендә водитель тәҗрибәсе туплый. Аннары ГАЗ-53 руле артына утыра, ел саен иген һәм башка авыл хуҗалыгы йөкләре ташуда катнаша.

Менә сигез елдан артык Олег Иванович “Азат” җәмгыятендә КамАЗ водителе булып хезмәт сала. Ел әйләнәсенә диярлек ул йөк ташу белән мәшгуль. Язын - чәчүдә, җәен мал азыгы хәзерләүдә һәм уңыш җыюда катнаша. Кышын шәһәрләргә ерак рейсларга чыга. Күптән түгел Воронежга барып ындыр табагы өчен җиһаз алып кайткан, Ульяновскига орлык материалы артыннан барган.

Тырыш, эшен җиренә җиткереп башкаручы водительне коллективында да хөрмәт итәләр. Намуслы хезмәте өчен Олег Иванович БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, профсоюздан да грамотасы бар. Өстәвенә, ул үрнәкле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Татьяна Ивановна белән (ул да “Азат” җәмгыятендә сыер савучы булып эшли) өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олег Иванович эшен ярата, аны авыр дип санамый. Авыл хуҗалыгы да, һөнәре дә күңеленә якын.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: