Һәр халыкның мәдәнияте үзенчәлекле, күпкырлы һәм кабатланмас. Мордва теле дә традицияләргә, йолаларга бай һәм үзенчәлекле. Аларны саклауда һәм тергезүдә үзәк китапханә карамагындагы Башкортстан Республикасы мордва халкы белән эшләү секторы зур роль уйный.
Сектор мөдире Н. К. Зуёнкова белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
- Надежда Константиновна, мордва халкы белән эшләү секторы гомумән нәрсәләр белән шөгыльләнә, шул турында сөйләгез әле.
- Районның мордва халкы белән эшләү секторы Федоровкада 2000 елда булдырылды. Шушы вакыт эчендә мордва халкының мәдәнияте, көнкүреше, тарихы, теле турында бик күп материал тупланды. Өстәвенә, безнең районда мордва телендә һәм мордва турында китаплары булган иң зур китапханәләр бар. Бу безнең байлыгыбыз, горурлыгыбыз, аларны сакларга һәм кадерләргә кирәк. Алар халыкка файда китерергә тиеш.
Моннан тыш, комплекслы методик эш алып барыла. Шулай ук сектор карамагында мордва мәдәниятенең “Эрзянь кудо” (“Эрзянский дом”) мини-музее булдырылды, анда көнкүреш әйберләр, милли киемнәрдән тыш, төрле әдәбият, шәҗәрә һәм фотографияләр белән альбомнар тупланды. Болар барысы да мәдәният, мәгариф учреждениеләре белән берлектә эшләнә.
- Гәзитебез битләрендә еш кына “Лисьмапря” (“Родничок”) клубында кич утырулар турында язабыз. Бу клуб турында тулырак мәгълүмат бирсәгез иде.
- Монда, гомумән, хаклы ялдагы хатын-кызлар килә. Без аена бер тапкыр җыелабыз. Тематик бәйрәмнәрне билгелибез, әйткәндәй, мордваларныкын гына түгел, мәсәлән: Пасха, Масленица бәйрәмнәрен дә. Мондый чараларга балалар да килә, өлкәннәр һәм яшь буын белән бергә үткәрелә. Очрашуларда Мордовия, мордва тормышында барган мөһим һәм кызыклы вакыйгалар турында сөйләшәбез. Клубка килүчеләр үзләре дә кызыклы мәгълүматлар алып килә. Шулай ук борынгы йолалар, ата-бабаларыбыз традицияләре белән таныштырабыз. Болар барысы да җылы, тыныч мохиттә уза. Кич утырулар күңелле чәй табыны артында тәмамлана.
- Яшь буын, балалар белән шушы юнәлештә тагы нинди эшләр алып барасыз?
- Балалар, үзәк китапханәләре Федоровка 2нче мәктәбе белән тыгыз бәйләнештә эшли. Җитәкчелек тә, укытучылар да безгә ярдәм итә. Без занятиеләрдә төрле әңгәмәләр үткәрәбез, укучыларны мордва язучылары, шагыйрьләре белән таныштырабыз, Мордовия турында да күп сөйлибез. Болар барысы да матур слайдлар белән озатыла бара. Шулай ук балаларны китапханәгә төрле чараларга чакырабыз. Иҗат үзәге белән берлектә төрле кызыклы, мәсәлән, мордва милли бизәкләре чигү буенча осталык дәресләре үткәрәбез. Шул рәвешле, балаларны үз халкының тарихына, мәдәниятенә җәлеп итәбез, төрлечә кызыксындырырга тырышабыз. Балалар “Горниповне” (“Колокольчик”) клубына теләп йөри. Ә без кыз һәм малайларны шатланып каршы алабыз, аларны мордва иҗаты белән таныштырабыз. Һәр ел Мордва теле көне үткәрелә.
- Надежда Константиновна, ә авылларда хәлләр ничегрәк?
- Мордва халкы яшәгән авылларда шулай ук берникадәр мәгълүмат тупланган. Аның белән һәр авыл кешесе файдалана ала. Өстәвенә, авыл китапханәчеләре даими рәвештә йортлар буенча йөреп, яңа китаплар, журналлар турында сөйли. Аларны халыкка өенә үк китерә. Димәк, һәркемнең мәдәният һәм әдәбият дөньясындагы соңгы вакыйгалар белән танышу, мордва халкының ничек яшәве турында белү мөмкинлеге бар.
- Проблемалар турында сүз чыкканда, күп кенә милләт вәкилләре халыкның туган телләрен белмәүләре турында әйтә. Бу мордва теленә дә кагыламы?
- Балаларның туган телләрен белмәве, әби-бабалары телендә сөйләшмәве, үз тарихлары белән кызыксынмавы күңелне кыра. Мин туган телемне, мәдәниятемне яратам, хөрмәт итәм. Яшь буынның ата-бабаларыннан калган мирасны сакламаулары кызганыч. Ул шундый бай һәм матур.
- Сез эшегез хакында шундый мавыгып, горурлык белән сөйлисез. Һөнәрегез күңелегезгә хуш киләдер, мөгаен.
- Әйе, миңа эшем ошый. Мордва мәдәниятен үстерүдә, саклауда һәм тергезүдә үземнең дә аз булса да өлешем булуына шатмын.
- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим.
Лилия ХӘМИДУЛЛИНА әңгәмәләште.