+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2017, 13:59

Мукшы мирасын саклаучы

Федоровка җире үзенчәлекле талантларга бай. Районыбызда шундый оригиналь вокаль ансамбльләрнең берсе – “Пизелке чувто” (“Рябинушка”) мордва фольклор ансамбле.

Федоровка җире үзенчәлекле талантларга бай. Районыбызда шундый оригиналь вокаль ансамбльләрнең берсе – “Пизелке чувто” (“Рябинушка”) мордва фольклор ансамбле.

Ул 1970 елда Кузьминовка авылында Татьяна Григорьевна Никитина тарафыннан оештырыла. “Рябинушка” үзешмәкәр сәнгать коллективы буларак эшен башлый. Тиз арада район сәхнәсенә мордва җырлары белән чыга башлый һәм репертуарда мактаулы урын ала. Ансамбльнең һәр чыгышы мордва халык җырларын яратучылар өчен чын бәйрәмгә әверелә. Коллектив кайчак заманча мордва җырларын да башкара, әмма төп концерт номерлары – борынгы: “Надя яки горава”, “Колмо зарят”, “Призёлкс чувто”, “Утяша”, “Кода кармась монь авам” һәм башка мордва җырлары. Бу фольклор әсәрләрне Анастасия Васильевна Евдокимова, Мария Ивановна Васильева күп белә һәм нәкъ алар ансамбльгә өйрәтүчеләр. Шулай ук кузьминовкалылар чараларда “Одирьвань баны”, “Парень пурнамо”, “Крещенские гадания”, “Девичник” кебек төрле борынгы йолаларны да күрсәтә.

“Рябинушка” – муниципаль масштабтагы гына түгел, ә районыбызда республика күләмендә үткәрелгән чараларда да актив катнашучы. Ел саен мордва гүзәлләренең “Мазый тейтерь” һәм “Гайгиця вайгельть” республика конкурслары оештырыла, монда ансамбль төрле борынгы йолаларны күрсәтә, җырларын башкара.

Елдан-ел аның репертуары гына түгел, ә катнашучылар саны да арта. Өлкән яшьтәге башкаручылар урынына яшь буын килә. Сәхнәгә беренчеләрдән булып Л. Н. Курмаева, М. И. Васильева, А. В. Евдокимова, З. А. Антошкина, А. А. Петаева, М. А. Мишина, Л. А. Палаева, Л. А. Силяева, М. И. Николаева чыккан булса, бүген исә алар рәтен Т. И. Митрофанова, Т. П. Евдокимова, В. Н. Сайкина, Т. И. Богданова тулыландырды.

Коллективка балалар да җәлеп ителә башлады. Алар белән төрле эш алып барыла: җырлар, такмаклар, сценкалар өйрәнелә. Бәйрәм яки йола өчен тулы бер сценарий да төзелә, хәтта. Коллективта шөгыльләнеп, мордва халкының тарихын бөртекләп җыеп, катнашучылар аның бер өлешенә әверелә. Менә шулай итеп, балаларны халык мәдәниятенә тарталар.

Елдан-ел ансамбльнең башкару осталыгы үсә, репертуары киңәя. Хәзер элек башкарылган җыр һәм йолаларның яңа интерпретацияләре барлыкка килә. Болар туган мордва җире турында җырлар, авыл кешесенең көнкүреше һәм хезмәте, аның эш көннәре һәм бәйрәмнәре турында йолалар.

“Рябинушка” ансамбле мукшы халкының мәдәни мирасын саклаучы булып тора. Үз фольклорын барлык республикага пропагандалый. Ә Башкортстанның күпмилләтле халкы шушы коллектив ярдәмендә мордва халкының йолалары, традицияләре, үзенчәлекле һәм чагу музыкаль мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге алды.


Н. ЗУЁНКОВА,

мордва халкы белән эшләү секторы мөдире.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: