+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2017, 13:52

Республиканың 100 еллыгына яңа китап

Күптән түгел З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятендә тарихчы, журналист, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Ш.Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының Дәүләт китап палатасы директоры Азат Ярмуллинның рус телендә «У истоков Башкирской республики» исемле китабы дөнья күрде.

Китап Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган. Анда Башкортстан дәүләтчелеге өчен көрәшкән, аның нигез ташын салган 60 күренекле эшлеклеләре һәм Башкорт автономиясе кораллы көчләр командирларының биографиясе тупланган. Аннан тыш, китапта милли хәрәкәттә катнашучылар исемлеге, фотодокументлар, Башкортстан автономиясенең дәүләт һәм хәрби органнары турында белешмә мәгълүмәт бирелгән.
Китап киң даирә укучыларга, тарихчыларга, туган якны өйрәнүчеләргә, тарих укытучыларына адреслана. Бу хезмәт, Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, республикага нигез салган шәхесләрне өйрәнүдә, аларның исемнәрен мәңгеләштерүдә ярдәм булыр, дигән фикердә китап авторы.
Читайте нас: