+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2017, 14:07

Туган як барыннан да якын

Кузьминовка авылыннан ирле-хатынлы Трофимовларның гаилә стажы 45 ел. Авылдашлары аларны гомерләре буе туган колхозларында намуслы хезмәт салганнары, туган якларына тугры булганнары өчен хөрмәт итә.

Кузьминовка авылыннан ирле-хатынлы Трофимовларның гаилә стажы 45 ел. Авылдашлары аларны гомерләре буе туган колхозларында намуслы хезмәт салганнары, туган якларына тугры булганнары өчен хөрмәт итә.

1969 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лазарь Трофимов Совет Армиясе сафларына чакырыла, ул һөнәр дә алып өлгерми, хәтта. Егет Төньяк флотка, ерак Североморск шәһәренә юллана. Ул ике ел хәрби-диңгез базасын төзелеш материаллары белән тәэмин итеп, диңгез инженер хезмәтен үтәгәндә, аны туган ягында сөйгән кызы Валентина көтә. Диңгезчесен көтеп ала ул.

- Демобилизацияләнгәннән соң мин өйгә кайттым, - дип сөйли Лазарь Дмитриевич, - һәм колхозда бераз тракторчы булып эшләдем. Аннары Мәләвез автомәктәбенә укырга кердем. Хуҗалыкта төрле маркадагы машиналарда, ә Калинин исемендәге колхозда сөт ташу машинасы водителе булып эшләдем.

Тормыш иптәше Валентина Васильевна да кул кушырып утырмый, ул сөтчелек фермасында хезмәт сала. Тәүге чорда, башка хатын-кызлар кебек үк, ул сыерларны кул белән сава, механизация килгәч машина операторы була. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары Анна, уллары Геннадий белән Игорь дөньяга килә. Барысы да әти-әниләре кебек намуслы, тырыш булып үсәләр.

Хәзер инде ирле-хатынлы Трофимовлар хаклы ялда, үз хуҗалыклары белән мәшгуль. Ихатада мал-туарлары элекке кебек үк күп булмаса да, эш җитәрлек. Шулай ук игътибар таләп иткән җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары бар. Менә шулай тыныч кына көн күрә ирле-хатынлы Трофимовлар.


Галина БАТМАНОВА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: