+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2017, 11:45

Балаларның саф күңеле илһамландыра

Дедово авылының “Тирмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе-мөдире Рәсимә Ягъфәр кызы Мәсәгутова үзенең мөлаем елмаюы, ачыклыгы һәм шат йөзле булуы белән балалар күңелен яулый.

Дедово авылының “Тирмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе-мөдире Рәсимә Ягъфәр кызы Мәсәгутова үзенең мөлаем елмаюы, ачыклыгы һәм шат йөзле булуы белән балалар күңелен яулый.
Әниләре кебек ул балаларга наз һәм җан җылысын бүләк итә. Аның өчен алар барысы да якын. Педагог һәрберсенә сүзен таба, иң көйсез баланы да юата белә.
- Миңа балалар белән эшләү ошый. Алар шундый самими, ачыклар, алдаша белмиләр, ә аларның сөйләшүе шунда ук хәтердә кала. Менә шуңа күрә дә яратам мин һөнәремне, - диде тәрбияче.
Ул шушы һөнәри юлны сайлавына беркайчан да үкенми. Ә аңа сайлану мөмкинлеге дә булган. Урта белем турында аттестат алганнан соң, Рәсимә Ягъфәр кызы СДПИның филология факультетын тәмамлый. Ләкин белгечлеге буенча эшләми, мәктәпкәчә белем бирү педагогына квалификация ала. 2009 алдан ул сабыйларны тирә-як мохитне танып-белергә һәм коллективка яраклашырга өйрәтә.
- Мин эшли башлаганда авырлыклар булмады түгел, булды. Чөнки балаларның яраткан үз тәрбиячеләре булган, - ди Рәсимә Ягъфәр кызы.
Ләкин ул балаларны үзенә карата алган һәм алар бер бөтен гаиләгә әверелгән. Хәзер инде алар - җиденче сыйныф укучылары, әмма тәнәфес вакытында яраткан тәрбиячеләре янына килеп йөриләр, уңышлары һәм яңалыклары белән уртаклашалар.
Читайте нас: