+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2017, 13:53

Үзебезнең Кулибиннар

Верхний Алыштан авылында бик күп талантлы һәм тырыш кешеләр яши. Матур йортлар, караулы ихаталар да байтак монда.Шундый йортларның берсе янында тукталдым. Бу Кулагин Виктор Николаевичның йорты. Аның ихатасында нәрсә генә юк! Кулдан ясалган артлы таганнар, ә алар өстендә арка, ул виноград чыбыклары белән уратып алынган, анда тәлгәш-тәлгәш виноградлар салынып тора. Утырып рәхәтләнеп ял ит …

Ольга Петровна Савкина.
Ольга Петровна Савкина.
Верхний Алыштан авылында бик күп талантлы һәм тырыш кешеләр яши. Матур йортлар, караулы ихаталар да байтак монда.

Шундый йортларның берсе янында тукталдым. Бу Кулагин Виктор Николаевичның йорты. Аның ихатасында нәрсә генә юк! Кулдан ясалган артлы таганнар, ә алар өстендә арка, ул виноград чыбыклары белән уратып алынган, анда тәлгәш-тәлгәш виноградлар салынып тора. Утырып рәхәтләнеп ял ит …

Йорт почмагында автомобиль покрышкаларыннан ясалган аю тора. Янәшәсендә генә буржуйка миче ягып җылытыла торган теплица. Анда кыярлар өлгерә.

Ул бал кортлары да үрчетә.

- Гомумән, үзем өчен. Кортларны карарга яратам, аларның гөжләвен үз итәм, - диде ул. Азсүзле әңгәмәдәшем романтик рухлы да булып чыкты.

- Үзебезнең Кулибин. Нәрсә сорасаң, шуны ясап бирә, - ди аның турында Булякай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Г. П. Балянов.

Виктор Николаевич фотога төшмәде. Аның каравы оныгы безнең тәкъдимгә берсүзсез риза булды.

Верхний Алыштанда гомер итүче Беляков Леонид Иванович – пенсионер. Бик тырыш кеше. Авыл биләмәсе башлыгы Геннадий Петрович әйтүенчә: “Эшне җиренә җиткереп башкара. Авылдашларына һәрвакыт техникасы белән ярдәмгә килә. Һәр өмәдә берсүзсез ярдәм итә. Пунктуаль һәм җаваплы кеше”.

Авыл читендә Баляновларның зур йорты матур булып күренеп тора. Бу күпбалалы гаилә, гомумән, ир-егетләрдән тора: гаилә башлыгы – Николай Юрьевич, аның тормыш иптәше Ирина Геннадьевна һәм биш уллары. Шунда ук пөхтә, каралган ихата, йорт күзгә ташлана. Янбакчада, ихатада – чәчәкләр. Аркадан виноград тәлгәшләре салынып төшкән. Гомумән, тәртип, чисталык, зәвык белән утыртылган чәчәкләр. Йорт хуҗасы белән өлкән улларын өйдә туры китерә алмадык. Николай “Искра” җәмгыятендә бензин ташу машинасын йөртә. Калган гаилә әгъзалары матур йортлары фонында фотога төшәргә берсүзсез риза булды. Менә ул Баляновларның бәхетле һәм тырыш, үрнәкле гаиләсе.
Гәрәй ГАЛИМҖАНОВ.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.


Читайте нас: