+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2017, 12:48

«Почта белән укыйбыз»

2017 елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр «Русия почтасы» “Почта белән укыйбыз” дигән акция үткәрә. Ул басма индустриягә булышлык күрсәтү максатында уздырыла.

2017 елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр «Русия почтасы» “Почта белән укыйбыз” дигән акция үткәрә. Ул басма индустриягә булышлык күрсәтү максатында уздырыла.

Почта бүлекчәләрендә 100 сумнан артык бәягә гәзит-журнал алучыларга бүләккә кроссвордлар җыентыгы биреләчәк, 500 сумнан артык бәягә матбугат сатып алучыларга Русия Почтасы бүлеге фондындагы китапны сайлап алырга мөмкин булачак.

“Почта белән укыйбыз” акциясе халык арасында китап, массакүләм мәгълүмат чараларын укуны популярлаштыруга, басма продукцияне сатуны арттыруга юнәлтелә. Чара беренче тапкыр “Русия почтасы”ның бөтен филиалларында уздырылачак. Акциягә төбәкләрдәге һәм федераль дәрәҗәдәге нәшриятлар, матбугат һәм китап дистрибьюторлары кушылды. – “Почта белән укыйбыз” акциясе ваклап сатуны арттыруга гына юнәлтелмәгән. Безнең өчен бөтен илебез халкына сыйфатлы әдәбияттан файдалану мөмкинлеге тудыру да мөһим булып тора. Күп кенә почта бүлекчәләре гәзит киосклары, китап кибетләре булмаган җирләрдә урнашкан. Шул сәбәпле, почта китап, гәзит-журналларны сатып алу өчен бердәнбер урынга әверелә. Соңгы елларның статистикасы күрсәткәнчә, киң ассортимент тәкъдим ителгән очракта, почта бүлекчәләрендә сатыла торган басма матбугатка, китапларга эре шәһәрләрдә яшәүчеләр дә игътибарын арттыра, – дип белдерә “Русия почтасы” генераль директорының почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова.

«Русия почтасы» матбугат хезмәте.
Читайте нас: