+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2017, 12:50

Йорт сатып алырга ярдәм иттеләр

Һәркем үз йорты яки фатиры булуын тели, тик бүгенге көндә торакны һәркем сатып ала алмый. Бу бигрәк тә яшь гаиләләр өчен авыр мәсьәлә. Монда аларга дәүләт ярдәмгә килә.

Һәркем үз йорты яки фатиры булуын тели, тик бүгенге көндә торакны һәркем сатып ала алмый. Бу бигрәк тә яшь гаиләләр өчен авыр мәсьәлә. Монда аларга дәүләт ярдәмгә килә.

Өч гаилә сатып алынган торак бәясеннең бер өлешен кайтару буенча социаль түләүләр төрендәге ярдәм алды. Үткән чәршәмбедә район хакимияте башлыгы кабинетында Рәйлә Илгиз кызы Насыйрова, Әлфинә Хәлим кызы Гозәерова һәм Федор Николаевич Потехинга таныклыклар тапшырылды. Өч ел элек яшьләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаилә буларак исәпкә баскан. “БР төзелеш комплексын һәм архитектурасын үстерү” программасы кысаларында Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты белән төзелгән килешү нигезендә, балалары туган очракта яшь гаиләләргә социаль түләү бирелә.

Бирелгән сумма торак бәясен тулысынча капларга җитми, әлбәттә, ләкин ипотека, льготалы кредит бирү программасы ярдәмендә йорт сатып алырга мөмкин.

Венер Фәрит улы Насретдинов таныклык алучыларны чын күңелдән тәбрикләде һәм аларга иминлек, балаларын җылы гаилә атмосферасында тәрбияләп үстерүләрен теләде.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.


Римма ӘДИҺӘМОВА фотосы.
Читайте нас: