+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2017, 13:31

М. Кәрим һәрвакыт безнең белән

Шагыйрьнең 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы карарга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган елның ноябрендә үк кул куйган иде. Юбилейга әзерлек һәм үткәрү планы проектына шагыйрь истәлеген мәңгеләштерүгә бәйле берничә тематик блок кертелгән.

Шагыйрьнең 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы карарга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган елның ноябрендә үк кул куйган иде. Юбилейга әзерлек һәм үткәрү планы проектына шагыйрь истәлеген мәңгеләштерүгә бәйле берничә тематик блок кертелгән.

Республикада 2019 елда “Рус түгелмен, ләкин россиянмын” дип исемләнгән шигърият фестивале, Евразия форумы, Мостай Кәримнең Башкортстан театрларында куелган күпсанлы әсәрләре турында әйтеп тормастан, республика театр атналыгы узачак, шулай ук аның китаплары кабаттан бастырылачак, башкорт теленнән тәрҗемә ясалачак.

Бөек шагыйрь-язучының юбилеена әзерлек һәм үткәрү кысаларында Федоровка район үзәк китапханәсе тарафыннан 2017-2019 елларга чаралар планы төзелде. Традиция буенча без, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, ел саен “Останы искә алып” (сентябрьдә, Хәтер көнендә) һәм “Мостай Кәримне укыйбыз” (октябрьдә, туган көне хөрмәтенә) әдәби акцияләр үткәрәчәкбез. Район буенча 2017-2018 елларга планлаштырылган чараларны “Мостай иле” әдәби марафонга берләштерергә булдык. Шулай ук шушы өч елда М. Кәрим иҗаты буенча шигъри кичәләр, әхлаклылык дәресләре, шигърият сәгатьләре, әдәби дәресләр һәм әңгәмәләр актив үткәреләчәк. Киләсе елда китап укучыларыбыз өчен “Мостай Кәрим – яугир, шагыйрь һәм гражданин” дип аталган әдәби конференция үткәрергә ниятлибез.

Кадерле китап укучылар! Китапханәгә килегез һәм яхшы китаплар укыгыз. Башка авторлардан тыш, китапханә хезмәткәрләре сезгә Мостай Кәримнең һәрберсе кат-кат укылырга мөмкин булган хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.

Р. ЗӘБИРОВА,

район үзәк китапханәсенең хезмәтләндерү бүлеге мөдире.
Читайте нас: