+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2017, 13:28

Нәрсәне аңлата соң ул?

Хәзерге дәүләт сәясәте, туклануны оештыру, транспорт хезмәтләндерүе, биналарны җыештыру кебек функцияләрне бюджет учреждениеләрендә аутсорсингка күчерү, бу хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк, шулай ук оешмаларга төп эшчәнлекләренә күбрәк игътибар биреләчәк дигән фикергә нигезләнә. Аутсорсинг нәрсәне аңлата соң?

Хәзерге дәүләт сәясәте, туклануны оештыру, транспорт хезмәтләндерүе, биналарны җыештыру кебек функцияләрне бюджет учреждениеләрендә аутсорсингка күчерү, бу хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк, шулай ук оешмаларга төп эшчәнлекләренә күбрәк игътибар биреләчәк дигән фикергә нигезләнә. Аутсорсинг нәрсәне аңлата соң?

Белешмә. Аутсорсинг – оешманың, килешү нигезендә, җитештерү эшчәнлегенең тәгаен эш төрләрен яки функцияләрен, тиешле өлкәдә эшләп килгән башка компаниягә тапшыруы. Икенче төрле әйткәндә, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш: табиб – дәваларга, ә укытучы – укытырга. Бу учреждениеләргә бүлмәләрне һәм территорияләрне җыештыру, ризык әзерләү һәм ашату, укучыларны занятиеләр үткән урынга алып бару кебек профильле булмаган функцияләр тиешле өлкәдә махсуслаштырылган компания яки оешмаларга күчәргә тиеш.

Безнең районда мондый үзгәрешләр белән беренчеләрдән булып белем бирү учреждениеләре һәм өлешчә мәдәният бүлеге очрашты. Бу яңалыкның нинди уңай һәм тискәре яклары бар соң? Анда катнашучыларны нәрсә көтә?

Менә шундый сораулар белән без бу эшләрдә компетентлы җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттек. Альбина Рафаил кызы Насыйрова, “Жилсервис” җәмгыяте начальнигы.

- Альбина Рафаил кызы, сезнең оешма районда беренчеләрдән булып - сорсинг күрсәтеп һәм белем бирү учреждениеләре, мәдәният бүлеге җыештыручыларын үзегезнең штатка күчереп, үзен яңа рольдә сынап карарга батырчылык итте. Эшнең нәрсәдән башлануы турында сөйләгез әле.

- Әйе, 2017 елның апреленнән 1нче мәктәптә һәм район мәдәният йортында биналарны җыештыру буенча хезмәтләр күрсәтәбез. Моның өчен без, төрле хокук мөнәсәбәтләренә керүче предприятиеләргә кирәкле, хокук акты статусындагы рәсми документ – ОКВЭД алдык. Шуның нигезендә без югарыда аталган хезмәтләр күрсәтү буенча оешмалар белән килешү төзедек. 2017 елның 1 июленнән районның калган мәктәпләре һәм Федоровка 2нче мәктәбе, район китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе белән дә килешү төзедек.

Моңа кадәр штатта 23 хезмәткәр булса, хәзер бездә алар – 90 кеше. Эшкә без кабул итәбез һәм эштән без бушатабыз, ә эшкә чыгуның айлык табеле мәктәп директорлары белән килешенә.

- Бу эш чыгымлымы?

- Иң беренче яңа эшкә алынган хезмәткәрләргә хезмәт хакы күчерү өчен банк карталары ачтык. Мәктәпләр белән эшләү өчен без махсус хезмәт булдырып тормадык. Бухгалтерларга эш артты. Димәк, аларның хезмәтен стимуллаштырырга кирәк. Әйе, чыгымнарсыз булмый.

- Сез яңадан кабул ителгән хезмәткәрләр составын яңарттыгызмы?

- Юк, беркемне дә кыскартмадык, эштән дә бушатмадык. Барысы да үз урыннарында калды. Хезмәткәр карамагы белән берникадәр үзгәрешләр булды.

- Белүегезчә, җәен белем бирү учреждениеләрендә биналарны җыештыру таләп ителми. Сезнең хезмәткәрләр ни белән шөгыльләнәчәк?

- Әлеге вакытта алар белән килешү ел азагынача төзелгән, аннары килешүне уку елы тәмамланганчыга кадәр яңартачакбыз. Арытабан күз күрер. Проблемаларны вакытында хәл итә барачакбыз.

- Рәхмәт, Альбина Рафаил кызы.

Мәктәптә ашату өлкәсендә эшләр бераз икенчерәк тора. Безне кызыксындырган сорауларга “Гермес” кулланучылар җәмгыяте совет рәисе И. Ш. Бакиев җавап бирде.

- Илһам Шамил улы, аутсорсингка күчкәндә сез кайсы мәсьәләне хәл итүдән башладыгыз?

- Бу эшне башлаучылар без түгел. Район хакимиятендә республика Башлыгы йөкләмәсенә зур җаваплылык белән карадылар һәм тулы пакет документлар әзерләде, алар нигезендә аутсорсер үз чыгымнарын субсидияләүгә, өлешчә акчаны кире кайтарырга исәп тота ала. Шуннан чыгып, без, тәү чиратта, икътисади кушылмаларны исәпләдек: зыянга түгелме? Эш шунда, азкомплектлы мәктәпләрдә туклануны оештыруның үзкыйммәте бу эшчәнлек кеременнән күбрәк. Ә чыгымнар күп. Бу – поварларга хезмәт хакы түләү һәм транспорт чыгымнары, җиһазларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү, савыт-саба сатып алу, тиешле документацияләр әзерләү, хезмәт хакы өчен банк карталары ясату. Мәктәп ашханәләрен сертификацияләү кирәк. Файда китермәгәнлектән, районның 31 белем бирү учреждениесенең без 20сен генә хезмәтләндерәчәкбез. Тәҗрибә алу өчен күрше районнарга, Мәләвез, Күмертау шәһәрләренә бардык.

- Расчетлардан, планнар төзегәннән соң арытабангы адымыгыз?

- Бар мәктәпләр өчен дә бердәм меню төзедек, ул СанПиН таләпләренә туры килә. Димәк, ата-аналар түләве дә район буенча бертөрле булачак. Туклануга түләү турындагы сорауны көтеп тормастан, аның аена 500 сум булуын әйтәм, бу көненә 25 сум туры килә. Әгәр дә бала мәктәпкә килмәсә, теге яки бу сәбәп белән ашамаса, ул вакытта акча икенче айга күчерелә. Ата-аналар взносы азык-төлек сатып алуга гына тотынылачак. Транспорт хезмәтләре, хезмәткәрләргә хезмәт хакы кебек башка чыгымнар бюджеттан субсидияләнәчәк.

- Күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен взнос суммасы күпме?

- Бу контенгентка дәүләт көненә 45 сум акча бүлә. Балаларның барысын да бертөрле ашатачакбыз, ягъни 25 сумга. Күп балалылар калган 20 сумны коры паеклата кулларына алачак. Күп балалы гаиләдән булуны дәлилләүче документ тапшыру мотлак булуын әйтеп китәм. Кирәкле документлар исемлеге мәктәпләрдә бар.

- Сезнең оешма кухня җиһазлары куллану белән бәйле хезмәтләр күрсәтә. Сез аларның барысын да арендага аласызмы, әллә бушлай файдаланасызмы?

- Район хакимияте карары ярдәмендә, җиһаз һәм инвентарьлар безгә бушлай файдалануга тапшырылган. Аутсорсингның башлангыч этабында без аренда өчен түләмибез. Электр энергиясе һәм су өчен дә без түләмибез.

- Җиһазлар торышы өчен кем җаваплы?

- Төзеклеге һәм сакланганлыгы өчен без җавап бирәбез. Берничә электр плитәсен ныгыттык та инде, мәктәп ашханәләрендә суүткәргечләргә ремонт эшләдек.

- Мәктәп директорлары Роспотребсоюз тикшерүләреннән котылдымы?

- Мәктәп директоры барыбер мәктәптә туклануга җаваплы. Бракераж комиссиясе эшен, без күрсәткән хезмәт сыйфатын контрольдә тота, килешүдә язылган бурычларны үтәвебезне таләп итәргә хокуклы. Ә контроль оешмалар каршында без җаваплы.

-Рәхмәт, Илһам Шамил улы, яңа башлангычларыгызда уңышлар телим.

Теләсә-нинди яңалык һәрвакыт бер төрле генә кабул ителми. Аутсорсинг сүзе сөйләмебезгә җиңел кереп китәр һәм кире төс алмас һәм без сөйләгән яңалыкларның дәвамы булыр, дип өметләнәбез. Ә без, үз чиратыбызда, сорсинг мәсьәләсенә бер генә тапкыр әйләнеп кайтмаячакбыз һәм гәзитебез битләрендә яктыртачакбыз әле.


Гәрәй ХАЛИТОВ.
Читайте нас: