+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2017, 12:16

Без – республиканың бер өлеше

Безнең Федоровка районы республикабызның хозур бер почмагында урнашкан. Табигать аны искиткеч матурлык - киң далалар, иксез-чиксез урманнар, исәпсез-сансыз чишмәләр, тын елгалар һәм уртача климат белән бүләкләгән. Ике-өч ел элек, районыбызның 80 еллык юбилеена әзерләнгәндә, үз территорияләребезне төзекләндердек.

Безнең Федоровка районы республикабызның хозур бер почмагында урнашкан. Табигать аны искиткеч матурлык - киң далалар, иксез-чиксез урманнар, исәпсез-сансыз чишмәләр, тын елгалар һәм уртача климат белән бүләкләгән. Ике-өч ел элек, районыбызның 80 еллык юбилеена әзерләнгәндә, үз территорияләребезне төзекләндердек. Шушы еллар эчендә районыбыз танымаслык булып үзгәрде – бәләкәй агач өйләр урынына бер-ике катлы, бар уңайлыклары булган заманча йортлар барлыкка килде. Халык зәңгәр ягулык һәм суүткәргечләрдән файдалана, авыл халкы көнкүрешенә заманча югары технологияләр кертелә. Кече туган илебезнең үсеш өлгесендә без үзебезнең башкорт төбәге үсешен дә бәяли алабыз. Хәзерге вакытта районыбыз, барлык республикабыз халкы шикелле, Башкортстанның 100 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә.
Читайте нас: