+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2017, 12:20

Игътибарга ни җитә?

Дедово авылындагы картлар йортында быел Өлкәннәр көнен үзенчәлекле итеп үткәрдек. Безгә Күмертау шәһәренең психо-неврология интернатыннан (без аның бүлекчәсе булып торабыз) үзешмәкәр артистлар килде.

Дедово авылындагы картлар йортында быел Өлкәннәр көнен үзенчәлекле итеп үткәрдек. Безгә Күмертау шәһәренең психо-неврология интернатыннан (без аның бүлекчәсе булып торабыз) үзешмәкәр артистлар килде.
Интернат директоры Ибраһимов Ринат Гафур улы әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән җылы котлады, аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде һәм барысына да (алар 19 кеше) азык-төлек җыелмасы бүләк итте.
Аннары кунаклар концерт күрсәтте. Чын күңелдән башкарылган җыр һәм биюләр әби-бабайларның күңелен тынычландырды. Алар кунакларга игътибарлары өчен рәхмәт әйтте. Мондый вакыйгалар бездә еш булмый һәм бу очрашу безнең пациентларның тормышын җанландырды, бәйрәмне яңа тәэссоратлар белән баетты.
Читайте нас: