+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2017, 12:21

Киләчәк уңыш өчен

Бөртекле культураларны җыю һәм мал азыгы хәзерләү белән беррәттән, район хуҗалыкларында туңга сөрү эшләре дә алып барыла. Бу агротехник ысул – язгы чәчү эшләрен уңышлы башкару шартларының берсе.

Бөртекле культураларны җыю һәм мал азыгы хәзерләү белән беррәттән, район хуҗалыкларында туңга сөрү эшләре дә алып барыла. Бу агротехник ысул – язгы чәчү эшләрен уңышлы башкару шартларының берсе.
Кырау төшү һәм пыскаклап яңгыр явып торуга карамастан, “Искра” җәмгыяте механизаторлары оператив эшли. Туңга сөрүгә Т-150 һәм ХТЗ тракторлары чыккан. Алар белән Евгений Кривов, Владислав Шибаев, Сергей Вьюров идарә итә. Хуҗалык басуларының берсендә без Николай Анчинны очраттык.
Әңгәмәбез барышында без аның 30 елдан артык авыл хуҗалыгында хезмәт салуын белдек. Шушы вакыт эчендә водитель дә, экскаваторчы да булган, чәчүдә, мал азыгы хәзерләүдә дә катнашкан, ә менә җир сөргәне булмаган икән. Тик бу эш тә механизаторның кулыннан килә, чөнки ул техниканы яхшы белә, алай-болай тракторының берәр җире ватыла калса, басуда ук төзәтә.
- Җир әлегә коры, сөрергә була, тик бу эшне көчле яңгырлар башланганчы тәмамларга кирәк, - ди әңгәмәдәшебез.
Читайте нас: