-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2017, 12:15

Призлар уйнатылачак

5-15 октябрьдә үткән матбугатка язылу декадасының бары бер көнендә Әбунәче көне узачак. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, сезгә яраткан “Ашкадар таңнары” гәзитенә льготалы хакка язылу һәм файдалы призлар оту мөмкинлеге бирелә. Әбунәче көне 11 октябрьдә Федоровка авылы мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында узачак.

5-15 октябрьдә үткән матбугатка язылу декадасының бары бер көнендә Әбунәче көне узачак.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, сезгә яраткан “Ашкадар таңнары” гәзитенә льготалы хакка язылу һәм файдалы призлар оту мөмкинлеге бирелә. Әбунәче көне 11 октябрьдә Федоровка авылы мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында узачак.
«Атна саен приз!»
акциясе старт ала
Моннан тыш, без сезгә октябрь ахырында һәм ноябрьнең беренче атнасында “Башкортстан республикасы” нәшрият йортыннан кыйммәтле призлар уйнатылачагы турында хәбәр итәбез. Аларны сез фотода күрәсез. Болар төрле савыт-сабалар җыелмасы, чәйнекләр, термокружкалар һ.б. Акциядә катнашу өчен «районкага» яки республика басмасына (6 айдан да ким түгел) язылырга һәм квитанцияне редакциягә китерергә кирәк.
Шулай ук башка конкурслар да гамәлдә. «Суперприз от» конкурсында катнашу өчен республика һәм район басмасына (6 айдан да ким түгел) язылырга кирәк. Язылган абонементлар күчермәсен: 450077 г. Уфа, ул. Кирова, 45, ГУП Издательский дом «Республика Башкортостан», отдел распространения периодической печати адресына җибәрергә кирәк.
Ноябрьдә «Бәхетле авто» конкурсы узачак. Анда катнашу өчен 6 айга район гәзитенә язылырга кирәк.
Матбугатка язылуга ташламалар ункөнлеге башланды. Льготалы хак–10% ташлама белән сез яраткан басмаларыгызга языла аласыз. «Ашкадар таңнары»на 6 айга редакциядә язылу - 491 сум 40 тиен һәм бер елга - 835 сум 38 тиен тәшкил итә. Почтада язылу 6 айга - 816 сум 54 тиен һәм бер елга язылу - 1485 сум 70 тиен тора.
Моннан тыш, сугыш ветераннарына һәм инвалидларга, «районканы» почтада яздырган очракта, өстәмә ташлама бирелә.
Редакция.
Читайте нас: