+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2017, 12:19

Стажлы фермер

Фаяз Ташбулатов 90нчы елларда җиңел булмаган хезмәттә үз көчен сынап карарга ният итә. Берничә ел үткәч, дәүләттән финанс ярдәме алмыйча да хуҗалыкны алып барып булуына инана, тик авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ гына булсын.

Фаяз Мансур улы чыгышы белән Юлдаш авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Дедово һөнәрчелек училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Армиядән соң өйләнә һәм гаиләсен тәэмин итү өчен берничә ел төзүче булып эшли.
Аңа абыйсы фермер булырга киңәш итә. Фаяз Мансур улы авыр эштән курыкмый, мондый тәкъдим аңа перспективалы булып тоела. Җиң сызганып эшкә керешә. Тырышлыгы белән ныклы хуҗалык булдыра, ул акрынлап үсешә.
Фермер эшен өч кеше: әти-әнисенең һәм үзенең пай җирләреннән башлый. Тәүге елда 10ар гектар борчак, бодай, чөгендер, көнбагыш һәм башка культуралар чәчә. Мул уңыш ала һәм аны уңышлы сата. Менә шулай туганнары ярдәмендә аякка баса.
Хәзер фермер исә 100 гектар мәйданда бодай, солы, карабодай һәм көнбагыш үстерә. Шулай ук хуҗалыгында сыерлар асрый, симертүгә үгезләр, сарыклар тота. Үсемлекчелек һәм терлекчелекне эффектлы алып бару өчен техника сатып ала.
Читайте нас: