Әбиләр чуагы быел Махаон күбәләге белән очрашу бүләк итте. Аны грек мифологиясе персонажы хөрмәтенә Карл Линней табиб Махаон исеме белән атаган. Ата күбәләк канатының озынлыгы 64-81 мм, ә ана күбәләкнеке – 74-95 мм. Алгы канатларында кара таплары бар, арткылары “койрыклы” һәм куе кызыл түгәрәкле. Бу күбәләк Русиянең Кызыл китабына кертелгән.