+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 14:01

Һава шартлары яхшы торганда

“Линар” җәмгыятендә көнбагыш җыюга төштеләр. Язгы-җәйге чорда тиешлечә тәрбия-карау булганга, хуҗалыкта майлы культурадан мул уңыш алалар.

Комбайнчы Марс Заһидуллин.
Комбайнчы Марс Заһидуллин.
“Линар” җәмгыятендә көнбагыш җыюга төштеләр. Язгы-җәйге чорда тиешлечә тәрбия-карау булганга, хуҗалыкта майлы культурадан мул уңыш алалар.

Көзнең кояшлы көннәрендә Полессе комбайны штурвалы артында Марс Заһидуллин тырышып хезмәт сала. Көнбагышка төшкәнче ул 1000 гектардан артык мәйданда иген культуралары суктырган. Ә үткән ял көннәрендә көнбагыш җыюга тотынган.

Җыелган уңышны басудан ындыр табагына ЗИЛ автомобилендә Мөнир Бикбаев ташый. Ындырда Гали Җәлилов белән Сергей Малиновский бөртекләрне киптерә һәм сортларга аера. Александр Анисков үлчәү белән мәшгуль.

- Без 100 тоннага якын уңышны Чишмә май заводына озаттык та инде, тагы 300 тонна тирәсе сатарга ниятлибез, 2 тоннага якын көнбагышны орлыкка салдык, - диде әңгәмәбез барышында Вильнар Скрынников. Хуҗалык җитәкчесе белән без ындыр табагында очраштык. Ул орлыкка салыначак майлы культураның дымлылыгы 10 процент тәшкил итүен, эшкәрткәннән соң барысы да ГОСТка тап килүен әйтте.

- Һава торышының яхшырганын көтеп торып булмый, уңышны тизрәк җыеп алырга кирәк, - диде безгә Вильнар Викторович.

“Линар” җәмгыятендә башкарасы эшләр күп әле. Шушы көннәрдә 350 гектар мәйданда уҗым арышы чәчүне тәмамлаганнар. Хәзерге вакытта туңга сөрү тулы көчкә бара. Тимерҗан Котлыбулатов җир сөрсә, Руслан Аскаров - дисклый. Барлыгы 1000 гектардан артык мәйданда туңга сөрү планлаштырылган.

Район аграрийлары, хәстәрлекле хуҗалар буларак, көннәр аяз торганда, басулардагы эшләрне тәмамларга ашыга.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: