Көзнең кояшлы бер көнендә, редакция йомышы белән Югары Явыш авылына бардым. Кирәк кешемнең адресын белү нияте белән сетка аша ком үткәрүче ханым янына туктадым. Шаяртырга теләп: “Ике чиләкләп ком ташуы оят түгелме?” – дип сорадым. “Юк, - дип елмая ул. – Мин нәрсә инде, әнә тегендә әнием стена штукатуралый”. Чынлап та, мөлаем, инде пенсия яшендәге ханым бик оста итеп шлакоблоктан салынган йорт янкормасын шомарта иде. Бер-ике минут аның эшенә сокланып карап тордым. Сөйләшеп киттек. Бак дисәң, Ишмөхәммәт авылында туып-үскән Якупова Салихә Әхмәт кызы белеме буенча техник-төзүче икән. Яшь чагында Украинаның Одесса, Луганск, Молодогвардейск һәм башка шәһәрләрендә завод төзелешләрендә катнашкан. Барлык СССР буенча төзелгән объектларда аның да өлеше аз түгел. Гаилә корып, арытабангы хезмәт эшчәнлеген урындагы колхоз терлекчелегендә дәвам итә. Хәзер хаклы ялда. Ир-атларының кайдалыгы белән кызыксындым. “Аларның вакыты юк, эштәләр, урак вакыты бит”, - диделәр.
Менә шулай, гадәттәгечә, кулларыннан килгәнчә, бернигә зарланмый, әниле-кызлы үзләренең һәм якыннары тормыш шартларын яхшырта. Аларга сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләп эшем буенча китеп бардым.
Аннары менә бит, Интернетта түгел, ә янәшәбездә искиткеч һәм кызыклы кешеләр яши, дип уйлап куйдым. Кайберәүләр кебек төрле ток-шоу һәм “Туры эфир”да күрсәтелгән гүзәлкәйләрнең бар җиренә силикон тутырып, шуның белән кабул итүләргә һәм кыйммәтле рестораннарга йөрүе һәм үзенең “искиткеч” матурлыгы белән тирә-яктагыларны аптыратырга тиешлеге хакында сөйләгән ханымнар турында иге-чиге булмаган сериаллар карап, вакытларын бушка сарыф итеп телевизор каршында утырмый.
Балалар экран каршында боларның барысын да үзенә сеңдерә һәм телевизордан күрсәтәләр икән, димәк шулай булырга тиеш дип фикер йөртә (!?) Менә шушы ике хатын сымагракларны күрсәтсәләр, файдасы күбрәк булыр иде. Менә шундыйлар дөнья тоткасы да инде.