+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 13:56

Гәзит укучы һәм гәзит - без бер-беребезгә кирәк

Хәзерге югары технологияләр заманында, киңкүләм мәгълүмат чаралары җиңел булмаган чор кичерә. Укучыларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең игътибары социаль челтәрдәге аудиториягә күчте. Шушы шартларда басмаларны ничек сакларга? Шул турыда сүз барды БР Көньяк районара иҗади берләшмә журналистлары семинарында, ул Ишембай шәһәренең Яшьләр сараенда узды.

Хәзерге югары технологияләр заманында, киңкүләм мәгълүмат чаралары җиңел булмаган чор кичерә. Укучыларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең игътибары социаль челтәрдәге аудиториягә күчте. Шушы шартларда басмаларны ничек сакларга? Шул турыда сүз барды БР Көньяк районара иҗади берләшмә журналистлары семинарында, ул Ишембай шәһәренең Яшьләр сараенда узды.

Очрашуда катнашучылар Ишембайдагы коллегалары өчен шатланды, аларның редакциясенә район администрациясе матди ярдәм күрсәтә. Бу турыда безгә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гүзәл Шаһиева сөйләде. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты Дәүләт унитар предприятиесе эшчәнлегенең көнүзәк проблемалары, максатлары һәм мәсьәләләре турында аның генераль директоры Венера Хәкимова бәян итте.

- Без гәзит укучы белән икәүдән-икәү генә торып калдык һәм без аңа кирәклегебезне дәлилләргә тиешбез, - диде ул.

БР журналистлар Союзы рәисе Артур Дәүләтбәковның чыгышы Союз эшчәнлегенә кагылышлы булды. БР матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары начальнигы Фирдәвес Әхмәтҗанова җыелучыларны гәзит битләрендә даими булырга тиешле социаль-әһәмиятле темалар исемлеге белән таныштырды. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты ДУП генераль директоры урынбасары Гөлназ Ермохина гәзитнең иҗади эшчәнлегенә аналитик обзор ясады.

Традиция буенча, семинарга кадәр үк Көньяк берләшмә редакцияләре арасында “Гаилә һәм илебез киләчәге” (гаилә, әниләр, әтиләр һәм балачак темасына иң яхшы мәкаләләр), “Экологиягә ачык караш” (тирә-як мохит проблемалары турында материаллар) һәм “Халкымның кием-салымы, аш-суы, торагы һәм көнкүреше” (фотохәбәрчеләр өчен) темалары буенча иҗади конкурслар игълан ителгән иде. Комиссия безнең “Ашкадар таңнары” район гәзитен барлык конкурсларда актив катнашкан өчен мактады. Һәрбер иҗат кешесе өчен мактау сүзләре, коллегаларының һәм абруйлы кешеләрнең фикере мөһим. Ә фотохәбәрчебез Фәнис Акчурин семинар конкурсында танылу яулады. Аның эшләре беренче урынга лаек булды! Без Фәнис Шәкүр улын чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм арытабан иҗади уңышлар телибез!

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Без бер-беребезгә сулар һава, рухи азык сыман, чын әңгәмәдәштәй кирәкбез. Һәрвакыт безнең белән калыгыз!

Алсу ТӘТЕГӘЧЕВА.

Читайте нас: