+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 14:00

Гаиләгә ярдәм кирәк

Караидел районының Караидел авылында 5 октябрьгә каршы төндә булган янгын унике кешедән торган гаиләне тораксыз һәм бер мөлкәтсез калдырды.

Караидел районының Караидел авылында 5 октябрьгә каршы төндә булган янгын унике кешедән торган гаиләне тораксыз һәм бер мөлкәтсез калдырды.
Кешеләр бер җиһазсыз, киемсез, документларсыз һәм акчасыз торып калды. Җиде бала һәм аларның әти-әнисе вакытлыча Караидел 1нче мәктәбенең интернатына урнаштырылды, якын көннәрдә аларга торак биреләчәк.
Янгын вакытында барысы да йоклаган булган. Ярый әле үтеп баручылар янгынны күреп калып, йорттагыларны уяткан. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Санаулы минут эчендә хуҗабикә ире белән балаларын алып йорттан урамга йөгереп чыга. Бернәрсәне дә коткарып алып кала алмаганнар - өй түбәсе ишелгән һәм кешеләргә йортның ничек януын гына күзәтәсе калган.
Районда үрнәкле, хөрмәткә лаек гаилә бәлагә тарыды һәм хәзер алар ярдәмгә мохтаҗ. Барыгызны кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз!
Бәйләнеш өчен Әгъләмова Фирзәлия Хөсәен кызының телефон саннары: 89870283592, Саклык банкы картасы саннары: 4276806033451377.
Реквизиты счета для рублевых:
Получатель АГЛЯМОВ ФЛЮР АСЛЯМОВИЧ
Счет получателя 40817810806146701643
Банк получателя
БАШКИРСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ N8598 ПАС Г.УФА
ИНН получателя 7707083893
БИК банка получателя 048073601
Корреспондентский счет 30101810300000000601
Код подразделения Банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанк) 1685980558
Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты: Аскинский район, с. Аскино, ул. Советская.
Читайте нас: