+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 13:59

Кулайлы мохит һәм хезмәт турында

Чәршәмбе көнне район хакимиятендә Башкортстан Республикасы территориясендә халыкның формаль булмаган мәшгульлеген киметү һәм хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча Республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы видеоконференциясе узды.

Чәршәмбе көнне район хакимиятендә Башкортстан Республикасы территориясендә халыкның формаль булмаган мәшгульлеген киметү һәм хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча Республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы видеоконференциясе узды. Аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Л. Х. Иванова алып барды. Селекторда районнардагы шушындый ук ведомствоара комиссияләрнең эше турында сүз барды. Мәләвез һәм Миякә районнары вәкилләре чыгышы тыңланды.

Инвалидларны эшкә урнаштыру темасы көнүзәк булып кала. “Һәрбер ДУП яки МУП ка бер генә инвалид эшкә урнаштырылса, без бу проблеманы республикада хәл итәчәкбез”, - диде Ленара Хәким кызы.

БР прокуратурасының гражданнарның хокукларының һәм иреклелегенең үтәлешен күзәтү бүлеге начальнигы Д. В. Коровкин ачыкланган хокук бозулар турында сөйләде.

“Кулайлы мохит” – видеоселекторда каралган тагы бер тема. Республиканың 26 мәдәният һәм спорт учреждениесенә алар барлык инвалидлар өчен ачык булсын өчен акча бүленгән. Сүз шушы акчаларны файдалану һәм муниципаль район хакимиятләре тарафыннан контрольлек итү турында барды. Инвалидларның учреждение һәм оешмаларга керү мөмкинлеген җиңеләйтүче пандуслар, чакыру төймәләре һәм башка җайланмалар булмаган очракта штраф салынуы турында да онытмаска кирәк.

Видеоконференциядән соң район ведомствоара комиссиясе утырышы узды, аны хакимият башлыгы урынбасары В. П. Фадеев алып барды.

Светлана ЗАЙЦЕВА.
Читайте нас: