+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 13:58

“Перспектива бар, эшләргә теләк кенә булсын”

Геннади Ионаевич Чангелийда бизнес ачу теләге туксанынчы елларда барлыкка килә. Тәүге чорда ул Салават шәһәрендә “Техснаб” җәмгыяте оештыра. Шушы предприятие кысаларында югары басымлы полиэтилен эшкәртү цехы ачыла. Эш барышында республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән, шул исәптән безнең район хуҗалыклары белән дә, партнерлык мөнәсәбәтләре булдырыла. Ул вакытта эшләп килгән “Пугачев” совхозы (Бала-Чытырман авылы) даими заказчыларның берсе була. Озайлы еллар дәверендә Геннади Ионаевич совхоздан сөт заводын сатып ала һәм 2004 елда “Регион-Сервис” бүлендек җәмгыяте оештырыла. Сөт заводы башта чимал сатып алу белән шөгыльләнә, сөтне суыта, республика предприятиеләренә эшкәртүгә җибәрә. 2006 елда “Путь Ленина” (Югары Явыш авылы) колхозына инвестицияләрне салып, “Азат” җәмгыяте оештыралар, ә соңрак Геннади Ионаевич “Родина” җәмгыяте (Новоселка авылы) инвесторы була. Аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре “Регион-Сервис” бүлендек җәмгыятенә кушыла. Икътисади белгечлеге, авыл хуҗалыгындагы тәҗрибә бизнесменга үсешергә ярдәм итә. Бүгенге көндә “Азат” җәмгыяте районның зур хуҗалыкларының берсе. 9500 гектар сөренте җире бар, фермаларда 2150 эре баш мал асрала. Ел саен мал саны арта. Сөт заводы “C добрым утром” товар знагы белән 12 төрле сөт продукциясе җитештерә. Планда – йогурт ясау, технологиясе өйрәнелгән һәм эшләп каралган. Тиздән йомшак сыр да җитештерә башлаячаклар. Цех төзелә, җиһазлар сатып алу планлаштырыла. 2016 ел йомгаклары буенча яхшы эше өчен Геннади Чангелий алдынгылар слетында район предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе итеп таныла. Кызганычка каршы, 2017 елның октябрь аенда Геннади Ионаевич якты дөньядан китеп барды. Ләкин, аның район өчен башкарылган изге эшләре калды. Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.Фото гаилә альбомыннан.

Читайте нас: