+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 13:38

Сак булыгыз: тилчә (ящур)

Туймазы районында тилчә чире табылган.

Туймазы районында тилчә чире табылган.

Республикага вирус Урта Азиядән кертелгән дип фаразлана. Авыруның арытабан таралуын булдырмас өчен барлык чирле маллар юк ителгән. Районның шәхси ихаталарында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге калган малларга бушлай прививка эшләнәчәк.

5 октябрьдән Үрмәкәй, Ярмөхәммәт һәм Кандрада гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Авыру терлекләр ачыкланган авыллардан чыгу юлларында дезинфекцияләү постлары җиһазланган. Ихаталарда һәм фермаларда белгечләр йогышсызландыру үткәрә.

Федоровка районы халкының рөхсәт ителмәгән урыннардан ит, сөт сатып алганда, сак булуын сорыйбыз. Тилчә терлекләр өчен куркыныч чир булып санала. Кискен вируслы авыруны кайнатылмаган сөт, пешеп җитмәгән ит кулланган, терлек янында йөргән кешеләр йоктыра ала.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: