+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2017, 13:42

Робот һәм күчмә җайланма

Терлекчелек тармагы белгечләренең төп бурычы – малларның продуктлылыгын арттыру. Аны хәл итү өчен нинди эшләр алып барырга кирәклеге турында сүз барды Республика зональ киңәшмәсендә.

М. В. Фрунзе исемендәге кооператив  фермасы  буйлап экскурсия.
М. В. Фрунзе исемендәге кооператив фермасы буйлап экскурсия.
Терлекчелек тармагы белгечләренең төп бурычы – малларның продуктлылыгын арттыру. Аны хәл итү өчен нинди эшләр алып барырга кирәклеге турында сүз барды Республика зональ киңәшмәсендә.

10 октябрьдә Фёдоровка авылының район мәдәният йортында республиканың төрле почмакларыннан авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре җыелды. Алар белән бергә зоотехниклар, шулай ук фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре, консалтинг оешмалары һәм ведомство карамагындагы вәкилләр дә килгән иде. Чыгыш ясаучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хуҗалыкларда терлекчелек тармагы торышы турында сөйләде.

Чараның пленар өлешен РБ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Д. Д. Кәлимуллин алып барды. Ул республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләре буенча тулы анализ ясады. Нодуляр дерматит, АЧС кебек йогышлы авыруларны районга кертмәү максатында чаралар күрергә киңәш бирде. Район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов авыл хуҗалыгында эшләр торышы турында сөйләде.

«АгроТех Лаваль» җәмгыяте вәкиле чыгышы кызыклы булды. Слайдлар ярдәмендә ул сөт терлекчелеге тармагында эшләүче хуҗалыкларга заманча җиһазлар: сөт суыту өчен танкерлар, сыер саву системаларын күрсәтте.

Сөт сыйфаты контроле селекцион тикшерү лабораторияләренең һәм терлекчелектәге иммуногенетиканың функцияләре һәм әһәмияте турында «Башкортстанда токымчылык эше» җәмгыятенең генераль директоры А. Г. Ильясов сөйләде.

.
Читайте нас: