+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 13:41

“Дошманыңны җиңәсең килсә, балаларын тәрбиялә”

-диелә көнчыгыш халкы әйтемендә. Бу көннәрдә районыбызда үткән дин ярдәмендә экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча киңәшмәдә дә нәкъ шушы сүзләр яңгырады. Экстремистик төркемнәрнең яшьләребезгә йогынты ясау мөмкинлеген булдырмау өчен, аларга дини тәрбия бирү өстендә эшләргә, дөрес дөньяви идеяләрне аңнарына сеңдерергә тиешбез. Бу чара дәвамында төп фикер булып яңгырады.

Төркем координаторы З. Л. Сизоненко чыгыш ясый.
Төркем координаторы З. Л. Сизоненко чыгыш ясый.
-диелә көнчыгыш халкы әйтемендә. Бу көннәрдә районыбызда үткән дин ярдәмендә экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча киңәшмәдә дә нәкъ шушы сүзләр яңгырады. Экстремистик төркемнәрнең яшьләребезгә йогынты ясау мөмкинлеген булдырмау өчен, аларга дини тәрбия бирү өстендә эшләргә, дөрес дөньяви идеяләрне аңнарына сеңдерергә тиешбез. Бу чара дәвамында төп фикер булып яңгырады.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. З. Хәмитов җитәкләгән террорчылыкка каршы комиссия карары буенча, күчмә лекторлар төркеме очрашуы яңа форматта барды. Монда мәктәп директорлары, авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре, якын-тирә районнардан хокук саклау органнары, прокураткура һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре чакырылган иде. Моннан тыш, Федоровка район мәдәният йортында дин әһелләре белән очрашу, ә Федоровка 1нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәләр узды.

В. М. Халитов (Федоровка район Советы секретаре) милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту эше турында сөйләде. Венер Мөнир улы районыбызда конфликтлы хәлләр күзәтелмәсә дә, административ утырышларда экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре даими каралуын билгеләп үтте.

Төркем координаторы Зарина Сизоненко (М. Акмулла исемендәге БДПУ карамагындагы дини хәвефсезлек һәм дини үсеше буенча гыйльми-тикшерү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре) утырышның эш планы һәм коллегалары белән таныштырды. Чыгышында лектор Русиядә төрле этник мәдәниятләр вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын, әмма бу мөнәсәбәтләрдә мөмкин булган проблемалар турында да уйларга кирәклеген билгеләп үтте. Чөнки әлеге заманда дөньяга карашларның тап килмәве аркасында, мәсәлән Европада, бәхәсләр булып тора. Бу конфликтлар экстремистик оешмалар эшчәнлегенә бәйле. Яшьләр, халык арасында агарту эшен, кешеләргә илебездә ирекле дин тоту мөмкинлеге булуын аңларлык итеп алып барырга кирәк. Мөселманча киенгән кыз яки түбәтәйле егет кире эмоциялар тудырырга тиеш түгел.

Яшьләрне мәчет һәм храмнарга җәлеп итәргә кирәк.

Республика Башлыгы карамагындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча Совет советнигы Р. Д. Карамышев Башкортстандагы дини хәл турында сөйләде. Ул тыңлаучылар игътибарын Сүриядә барган вакыйгаларга һәм экстремистик төркемнәрнең төп максатлары яшьләргә юнәлтелүен белдерде. Республика территориясендә РФ законы белән тыелган экстремистик дип танылган оешмалар эшләп килә. Мондый төркемнәрнең социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары һәм күптөрле сайтлары бар. Төркемнәр алар аша дини тема мәсьәләләре белән кызыксынучы яшьләргә йогынты ясарга тырыша. Бу планда дин әһелләре ярдәмгә килә ала. Аларның эшчәнлеге яшь буынны мәчет һәм храмнарга йөрергә өндәүгә юнәлтелгән булырга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә, алар арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш.

Русиянең террорчылыкка каршы комитеты һәм БРның махсуслаштырылган структуралары дини планда ялган информация таратучы сайтларны юк итү буенча актив эш алып бара. Әмма мәгариф, яшь мөселманнарга агарту эше алып бару өстенлекле булып тора, чөнки әле нәкъ алар хәвеф зонасында.


Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Ислам университетында һәм М. Солтанова исемендәге Ислам көллиятендә ислам дине буенча яхшы белеме алырга, гарәп телендә укырга өйрәнергә мөмкин.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору буенча үзәге районара бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Н. Р. Йосыпов докладын яшьләр һәм студентларга багышлады. Ул экстремистик оешмаларның дәүләт тәртибен бозу өчен ныклы тырышулары хакында хәбәр итте. Каршы тору чаралары билгеләнде, халык һәм яшьләр арасында профилактик эш алып барылуы турында сүз барды.

Бер-берегезгә игътибарлы булыгыз!

Федоровка авылының өлкән сыйныф укучылары белән очрашу формаль булмаган мохиттә узды. Төркем координаторы Зарина Сизоненко укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде. Ул яшьтәшләре һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләр темасына кагылды. Укучыларга конфликтлы хәлләрнең хәвефле булуын һәм моның төрле экстремистик төркемнәр өчен кулай була алуын аңлатты. Бу оешмаларда бер карауда ук үсмернең нинди дә булса проблемага таруын аңлаучы кешеләр бар. Мондый яшь кеше бәла белән икәүдән-икәү генә калып, төрле төркемнәргә җәлеп ителүе ихтимал, ә инде ул аннан үзаллы гына чыга алмаячак. Лектор бер-береңә игътибарлы булырга, проблемаларны хәл итүдә ярдәмгә килергә чакырды.

- Әгәр дә дусларыгызның берсе үзен шикле тота башласа, кинәт үз-үзенә бикләнсә, сөйләмендә аңлаешсыз сүзләр барлыкка килсә, моңа игътибар итегез, үзегез беренче булып сүз башлагыз һәм моның белән сез иптәшегезне нинди дә булса хәвефтән коткарып кала алырсыз, - диде Зарина Лероновна. Шулай ук ул чыгышында укучыларны яхшы укырга, республиканың лаеклы гражданнары булырга чакырды. Шул вакытта гына илебездә экстремизмга урын булмаячак.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: