+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 13:35

Район гәзите һәр йортка килсен

Федоровка авылының үзәк мәйданында үткән ярминкәдә редакция хезмәткәрләре почтальоннар белән бергә Әбунәчеләр көне үткәрде. Бу көнне урындагы халык кына түгел, шулай ук тирә-як авыллардан ярминкәгә килүчеләр дә республика һәм федераль басмаларга арзан хакка язылды. Бигрәк тә “Ашкадар таңнары”, “100 советов”, “ЗОЖ”, “Өмет” гәзитләрен үз итте халык.

Райондагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булу өчен пенсия яшендәгеләр “районкага” язылырга тырышты. (Яшьләрнең гәзит укымавы кызганыч). Күпләр декададан файдаланып, гәзиткә төгәл бер елга ук язылып куйды. Әйткәндәй, алар шулай итеп, күпмедер акчаларын экономияләүгә иреште.

Кайберәүләр ташламалы хакка гәзиткә үзләренә генә түгел, ә туганнарына да бүләк булсын дип язылды. Редакция хезмәткәрләрендә “Ашкадар таңнары”на язылган һәркем истәлеккә бүләк тә алды. Ә алар егермедән артык кеше булды. Арытабан алар гәзитне редакциядә, буфетта, дәваханәдә һәм “Перекресток”, “Нурлы”, “Крепёж”, “Теремок” кибетләреннән алачак.

Льготалы декада тәмамланды, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз. Иң яңа һәм көнүзәк хәбәрләрне белү теләгеннән, 10 процент ташлама бирелгәндә, күпләр язылып өлгергәндер һәм гәзит яңа елдан һәр йортка килер, дип өметләнәбез.

Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Гәрәй ХАЛИТОВ

фотосы.

Читайте нас: