+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 13:38

Һәркемне борчый

Сорау: 15 елдан артык улымның фатирында яшим, милек хокукын үземә яздыра аламмы? Шушы фатир хуҗасы булган улым мине фатирдан чыгара аламы?

Сорау: 15 елдан артык улымның фатирында яшим, милек хокукын үземә яздыра аламмы? Шушы фатир хуҗасы булган улым мине фатирдан чыгара аламы?

Җавап: Озак вакыт торак йортта теркәлеп яшәү торакка милек хокукы алуга сәбәп була алмый. Милекчегә үз милкеннән файдалану хокукы бирелә. Ул хуҗа буларак, фатирны башка шәхесләргә тапшыру, файдалану, залогка кую хокукына ия. Хуҗа белән бер торакта яшәгән гражданнарның хокулары һәм бурычлары белән РФ Торак кодексының 31нче статьясында танышырга мөмкин.

Сорауларга Росреестр идарәсенең БР буенча Федоровка һәм Стәрлебаш районннары буенча муниципальара баш белгеч-эксперты С. Барышникова җавап бирде.
Читайте нас: