+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 13:40

Тиздән армиягә

Район хәрби комиссариатының эш планына һәм графигына ярашлы, үткән пәнҗешәмбедә район үзәк дәваханәсенең актлар залында призыв комиссиясенең чираттагы өченче утырышы узды. Агымдагы елның көзендә район хәрби комиссариаты призыв яшендәге 130 егетне медицина комиссиясенә җибәрде.

Бу көнне чакыру комиссиясе карары нигезендә, югары һәм махсус уку йортларында белем алучы уннан артык егет кичектерү алды.

Сәламәтлекләре буенча өч егет хезмәткә яраксыз дип табылды. Аларга кыска вакыт эчендә Уфа шәһәренең чакыру пунктында медицина комиссиясен үтәргә кирәк булачак.

Бу көнне чакыру комиссиясенә килгән 27 призывникның 12се илебез сакчылары рәтен тулыландырачак. 23 октябрьгә беренче озату билгеләнгән дә инде.

«Армиядә хезмәт итәргә телисезме?»- дигән сорауга, призывниклар хәрбиләрчә: «Так точно!» яки гади генә итеп «Әйе», - дип җавап бирде.

Чакырылыш комиссиясе рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов һәр призывникка үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Ул аларның лаеклы хезмәт итүләрен теләде.

27 октябрьдә Призывник көне үтәчәк, анда булачак солдатларыбыз һәм аларның әти-әниләре чакырылды.

Аларның районыбыз намусына тап төшермәүләрен телибез.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: