+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 17:12

Малларга хуш исле печән

“Азат” җәмгыятенең Новоселка бүлекчәсенә без кичкә таба, нәкъ малларга азык тараткан вакытта килдек. Сыерлар рәхәтләнеп хуш исле печән ашый. Аларның кышкы “фатирларга” күнегүе күренеп тора.

Зоя Русакова: «Сыерлар  да игътибарны аңлый».

Ферма мөдире Андрей Осипов безгә малларның сарайга октябрь башында күчерелүе турында сөйләде. Андрей Евгеньевич бу вазыйфада беренче ай гына эшли, ә моңа кадәр алты ел мал караучы булып хезмәт салган. Тәҗрибәле терлекче кышка ничек әзерләнүгә карап, аның шулай үтәчәген яхшы белә.
Терлекчелек тармагындагы катлаулы чорга хуҗалыкта җаваплы караганнар. Ферма территориясендәге ике зур чокырга сенаж салынган, печән һәм саламны җитәрлек хәзерләгәннәр. Яландагы саламны кар төшкәнче алып килергә ниятлиләр.
Биналарда быел капиталь ремонт таләп ителмәгән, чөнки комплекс узган елда гына “500 ферма” программасы буенча реконструкцияләнгән. Бары тик вак-төяк ремонт кына эшләгәннәр – агартканнар, дезинфекцияләгәннәр. Бозау абзарындагы тәрәзәләрне пластикка алмаштырганнар. Бүгенге көндә монда өстәмә улаклар ясыйлар. Алар җитешми, чөнки фермада сыерлар күпләп бозаулый башлаган һәм бозаулар байтак булыр дип көтелә. Өстәвенә, үгезләрне дә сатуга симертергә уйлаганнар.
Читайте нас: