+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 17:11

Мебель остасы

Моңа охшаш капка һәм койманы башка беркемдә дә очратмассың. Алик Закиров аларны үзе эшли. Монда ташлар да, штакетник та үзенчәлекле форма ала, чүкеп эшләнгән боланнар, бизәкләр - барысы да тимердән. Ә капка кырыйларындагы фонарьларны күрсәң – һәммәсе дә үзенчәлекле, матур итеп эшләнгән.

Алик Фәһит улы үз остаханәсендә.
Алик Фәһит улы үз остаханәсендә.
Моңа охшаш капка һәм койманы башка беркемдә дә очратмассың. Алик Закиров аларны үзе эшли. Монда ташлар да, штакетник та үзенчәлекле форма ала, чүкеп эшләнгән боланнар, бизәкләр - барысы да тимердән. Ә капка кырыйларындагы фонарьларны күрсәң – һәммәсе дә үзенчәлекле, матур итеп эшләнгән.
Безне ихатада кунакчыл хуҗалар - Лалә Чулпан кызы белән Алик Фәһит улы каршы алды. Алар безгә хуҗа үзе ясаган ишекләрне, тәрәзә рамнарын, шкафларны күрсәтте. Останың шоколад төсен үз иткәне сизелә, бик матур, стильле күренә. Болар барысы да күңелемә хуш килде, әмма аптырамадым. Чөнки моңа кадәр танышларымда аның эшен – заказчының бар таләпләрен дә исәпкә алып эшләнгән - аш бүлмәсе гарнитурын күргән идем. Ул шәһәр кибетләрендә күргәзмәгә куелганнардан һич кенә дә калышмый.
- Мин мебель ясау белән күптәннән шөгыльләнәм. Аш бүлмәсе гарнитурлары, компьютер өстәлләре, аш бүлмәсе почмаклары, гомумән, ни сорасалар, шуны ясыйм. Михайловка, Юрматы, Юлдаш авылларыннан мебельгә заказлар булды, - дип сөйли Алик.
Ул үзе Юлдаш авылында туып-үсә. Ләкин әти-әнисе, әңгәмәдәшем бәләкәй чакта, Ырынбур шәһәренә күчеп китә. Алик мәктәпне шунда тәмамлый, ә Мәләвездә электрик һөнәрен үзләштерә. “Ярый әле шунда укырга барган, - дип уйлап куйдым мин, - менә нинди мөлаем, ачык күңелле Лаләне очраткан”. Алар 1996 елда өйләнешә. Яшьләр башта биш ел шәһәрдә яши. Ләкин Алик каникуллар вакытында Юлдаш авылына дәү әнисе белән дәү әтисе янына кайтып йөргән була, балачактан авыл күңеленә хуш килә һәм тормыш иптәшенә авылга күчеп кайтырга тәкъдим итә. Эшләре, айлык керемнәре булмаган тырыш яшь пар үз көчләре белән йорт сала. 2004 елда гаилә үз йортларына күченә.
Читайте нас: