+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 17:08

Якты эз калдырды

Федоровка авылының Коммунистик урамындагы 17нче йортта М. И. Хановның гаиләсе гомер итте. Ул үзе күптән мәрхүм, йортында да башка кешеләр яшәүгә карамастан, урындагы федоровкалылар үтеп барышлый шушы яхшы кешене һәм аның балаларын искә төшерә.

О. П. Пыресева китергән бу фотода, 1 рәттә: Валентин Ханов, Алексей Пыресев, Виктор Ханов; алар артында Михаил Иванович Ханов утыра. Артта басып торучыларның исем-фамилияләрен Октябрина Петровна  искә төшерә алмады. Кызлар Феня һәм Зина исемле, офицер Фё

Михаил Иванович Ханов 19нчы гасыр ахырында белемле кешеләр гаиләсендә туа. Гимназияне тәмамлаганнан соң, ул Казан университетына укырга керә һәм урманчы һөнәрен үзләштерә.

Университетны тәмамлаганнан соң ул Башкортстанга килә һәм аның яңа – урман хуҗасы һәм галим-урманчы тормышы башлана. Ул озак еллар Федоровка урманчысы булып хезмәт сала.

Аның урманчы буларак формалашуы, арытабангы эшчәнлеге илнең социаль-икътисади һәм сәяси хәле, тәү чиратта, социализм төзү тәэсирлеге астында була.

М. И. Ханов районыбызда урман хуҗалыгын шул чордагы фәнни дәрәҗә казанышларына ярашлы итеп алып бара башлый, халык белән тыгыз бәйләнеш булдыра. Узган гасырның 50-60нчы елларында нарат, чыршы, каен агачлары үсентеләре күпләп утыртыла. Урманнар барысы да караулы була, урман ызаннары тазартыла, болыннар карала, андагы үләннәр ел саен малларга чабыла.

Нәкъ Михаил Иванович питомникка нигез сала, анда безнең булачак урманнар өчен үсентеләр үстерә башлыйлар. Аның урман үстерү һәм урманнан файдалану өлкәсендәге эшләре бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия. Ул Федоровка районының урман байлыкларына зур игътибар бирә, аларны сакларга, урманнарны дөрес тәрбияләргә, аларны сүздә генә түгел, ә эштә дә рациональ файдаланырга чакыра.

Михаил Иванович район халкы ихаталарында алмагач, груша, чия, карлыган, чикләвек куагын үстерүгә нигез салучыларның берсе була.

Озак еллар ул метеорологик һәм фенологик күзәтүләр алып бара, рус телендә генә түгел, француз телендә дә фәнни әдәбият укый.

Тормыш иптәше Вера Евдокимовна белән ике ул тәрбияләп үстерәләр, алар талантлы хирурглар була. Валентин Михайлович – медицина хезмәте полковнигы, хәзерге вакытта отставкада, Мәскәү шәһәрендә гомер итә. Виктор Михайлович (хәзер инде мәрхүм), гомере буе Уфа шәһәренең республика дәваханәсендә хезмәт сала.

Районыбыз тормышында якты эз калдырган шушы интеллигент, белемле кешеләрне күп кенә федоровкалылар җылы искә ала. Арытабан М. И. Ханов эшен И. И. Царев, А. И.Митюков, Р. М. Рәхимов дәвам итте, ә хәзер И. М. Рогожа, В. А. Митюков районыбызда ялланнар яшелләнсен, урманнар шауласын өчен күп көч сала.

В. САВЕЛЬЕВА.

Федоровка авылы.
Читайте нас: