-9 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2017, 16:09

Бүләккә - савыт-сабалар

“Атна саен приз” акциясе буенча беренче приз уйнату булды. “Ашкадар таңнары” гәзитенә язылучылар арасында биш приз: салатницалар, кружкалар, кувшин белән стаканнар һәм чәйнек уйнатылды. Алар сезгә файдалы һәм “районкадан” матур истәлек булачак.

Н. В. Попович бүләк отты.
Н. В. Попович бүләк отты.
“Атна саен приз” акциясе буенча беренче приз уйнату булды. “Ашкадар таңнары” гәзитенә язылучылар арасында биш приз: салатницалар, кружкалар, кувшин белән стаканнар һәм чәйнек уйнатылды. Алар сезгә файдалы һәм “районкадан” матур истәлек булачак.
Бу көнне безнең даими әбунәчеләребез - Федоровкадан В. Я. Власовага, В. Т. Кузьминага, Н. В. Поповичка, шулай ук Бала-Чытырманнан Т. А. Каранаевага һәм Коралачыктан Т. К. Хәйбуллинга бәхет елмайды. Аларның редакциягә бүләк алырга килүләрен сорыйбыз. Үзегез белән паспорт, СНИЛС, ИНН булсын.
Киләсе приз уйнатулар 27 октябрьдә, 3, 10 ноябрьдә һәм декабрьнең тәүге ике атнасында редакциядә узачак. Әбунәчеләребезне 11.00 сәгатьтә редакциядә көтеп калабыз.
Кадерле гәзит укучылар, хөрмәтле реклама бирүчеләр! Сезгә яңа хезмәт барлыкка килүе хакында әйтергә ашыгабыз. Реклама, сату-алу кебек белдерүләрегезне гәзитебез сайтында һәм “ВКонтакте” төркемендә урнаштыру мөмкинлеге бар.
Белдерүләр шәхси берәмлекләрдән бер сүз өчен 35 сум белән өч көнгә урнаштырыла. Юридик затлардан белдерү һәм рекламалар 10-50 квадрат сантиметрлы модуль күләмендә 100 сумнан кабул ителә һәм өч көннән җиде көнгәчә урнаштырыла, 20 процент ташлама бирелә! Модуль күләме артып киткәндә шәхси каралачак.
Барыгызны да хезмәттәшлек итәргә чакырабыз һәм бу хезмәтнең сезгә дә, безгә дә файдалы булачагына өметләнәбез!
Читайте нас: