+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2017, 14:30

Безгә “Нур” килә

Районның сәнгать сөючеләренә тиздән Уфа “Нур” татар дәүләт театрының безгә гастрольгә килүе хакында хәбәр итәргә ашыгабыз.

Районның сәнгать сөючеләренә тиздән Уфа “Нур” татар дәүләт театрының безгә гастрольгә килүе хакында хәбәр итәргә ашыгабыз.

8 ноябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә кунаклар ике спектакль күрсәтәчәк. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, сезнең игътибарга БРның атказанган артисты, республикабызның һәр шәһәр һәм районында үз тамашачысы булган, шушы “Нур”театрының әйдәүче артистларының берсе - М. Фатыйхов белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

-Мәхмүт Мөдәрис улы, без Сезнең чыгышыгыз белән Балыклыбаш авылыннан булуыгызны беләбез. Үзегез турында җентекләбрәк сөйләмәссез микән?

- Әйе, мин Балыклыбаш авылында, Фатыйховларның күпбалалы гаиләсендә туып-үстем. Коралачык урта мәктәбен тәмамладым. Совет армиясе сафларында хезмәт иттем. Хезмәт юлымны Коралачык мәктәбендә башладым. Тик сәнгатькә булган мәхәббәтем мине Казан шәһәренә алып килде. Анда мин актерлыкка укыдым. Укуымны тәмамлагач, Ырынбур татар дәүләт драма театрына эшкә бардым, аннары мине Уфа “Нур” татар дәүләт театрына чакырдылар. Әйткәндәй, ул былтыр үзенең 25 еллык юбилеен билгеләде.

- Һәм Сез шушы театрга 25 ел дәвамында тугры булып калгансыз, димәк. Ә якыннарыгыз нәрсә белән шөгыльләнә, кызыгыз кем юлын сайлады?

- Хатыным – “Өмет” татар яшьләр гәзите журналисты. Ә кызыбызга театрда эшләү ошый.

- Дүрт ел элек “Нур” театры Федоровкага ике – Данил Салиховның “Хатын түгел - аҗдаһа” һәм Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” музыкаль комедияләрен алып килгән иде. Без аларны һаман булса хәтерлибез. Федоровкалылар ул вакытта сезне бик җылы каршы алды, зал шыгрым тулы булды. Бу юлы нинди спектакльләр алып киләсез?

- 2013 елда мин якташларыма ике елга бер килеп торырга сүз биргән идем. Сабантуйда федоровкалылар миңа бу турыда исемә төшерде, театрыбыз артистларын түземсезлек белән көтүләрен әйтте. Бу юлы өлкәннәр өчен Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” музыкаль комедиясен алып киләчәкбез. Бу спектакль бик күп уфалыларга ошады. Шуңа күрә мин, якташларыма яхшы тамаша күрсәтү ниятеннән, нәкъ шуны сайладым. Вакыйга революциягә кадәрге чорда бара. Урта хәлле сәүдәгәр Юныс хаҗи яшь кызга өйләнергә була. Ул үзенең олы яшьтә булуыннан да кыенсынмый, кыз өчен бик күп калым сораулары да куркытмый аны. Әмма безнең героебыз үз капканына үзе каба һәм яшь актерлар эшләгән кызык хәлгә тарый.

Балаларга Диана Гыйләҗеваның “Шаян йорт иясе” әкиятен күрсәтәчәкбез. Ул рус телендә булачак. Мавыктыргыч әкият аша балалар бәхеткә тырышлык белән генә ирешеп булуын аңлаячак.

- Сер булмаса, нинди артистлар чыгыш ясаячагын әйтмәссез микән?

- Сер түгел. Монда Русиянең - атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Сәвия Сираева, БР атказанган артисты Илдар Вәлиев кебек күренекле сәхнә осталары, шулай ук театрның башка талантлы артистлары (барысын да санап бетереп булмый) катнашачак. Егермегә якын актер уйнаячак, моннан тыш, тамашачыларны спектакльләрнең үзенчәлекле матур декорациясе көтә.

- Безнең районда төрле милләт кешеләре яши. Алар өчен рус теленә синхрон тәрҗемә булырмы?

- Әлбәттә, татарча аңламаган кешеләрне махсус радио-наушниклар белән тәэмин итәчәкбез. Алар аша текстны рус телендә тыңлап булачак. Шуңа күрә барыгызны да спектакльгә көтеп калабыз. Актерларыбыз белән җанлы аралашудан читтә калмагыз, чөнки мондый мөмкинлек ел да булмый.

- Җентекле җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт, Мәхмүт Мөдәрис улы. Федоровкалылар Уфа кунакларын җылы каршылар, зал тулы булыр, дип өметләнеп калабыз.

Зилә Фәйзуллина әңгәмәләште.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: