+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2017, 16:12

Продукциянең сыйфатлы булуы мөһим

Кулланучылар кооперативы хезмәткәрләренең Башкортстан кулланучылар союзы рәисе М. Р. Абдуллин катнашлыгында үткән зональ киңәшмәсе узган атнаның мөһим вакыйгасы булды. Безнең районга республиканың көньяк зонасыннан 12 район һәм шәһәреннән кулланучылар кооперативлары вәкилләре килде.

Кондитер изделиеләрен әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы елның тугыз аена финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады. Форум барышында күп кенә проблемалар хәл ителде, кондитер изделиеләре ясау, икмәк пешерү кебек мәсьәләр каралды. Кулланучылар җәмгыятенең төп бурычы авыл халкын сыйфатлы товар белән тәэмин итү булуын онытмаска кирәклеген билгеләделәр.

Федоровка авылы “Гермес” кулланучылар җәмгыятенең күргәзмәдә тәкъдим иткән ләвәшләре һәм башка камыр ашлары кунаклар күңеленә хуш килде. Киңәшмәдә катнашучылар шушы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә һәм җитештерү объектларында: буфет, “Эконом” кибете, ыслау, пилмән, кондитер цехларында, шулай ук икмәк пешерү һәм хәзерләү конторасында булды. Федоровка 1нче мәктәбендә туклануны оештыру эше белән таныштылар.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Читайте нас: