+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2017, 14:32

Һәркемне борчый

Еш кына район халкы редакциягә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә. Без аларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Федоровкалыларның соңгы проблемасы төзекләндерүгә кагылышлы. Җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. - “Нурлы” сәүдә-сервис комплексы янында мебель төягән машина күп вакыт җәяүлеләр юлын каплый. Моннан тыш, бинаның төньягындагы тукталыштан чыккан машиналар тәгәрмәченнән үтеп баручыларга пычрак һәм вак таш чәчери. Тукталышта кайчан асфальт түшәлер? “Нурлы” сәүдә-сервис комплексы хуҗасы Ф. Р. Йосыпова җавап бирә: - Товар бушатучы автомашиналар җәяүлеләр йөргән зонада 10-15 минуттан да озак тормый. Мебель төягән яки бушаткан вакытта без водительләргә бу участокта 30 минут торырга рөхсәт итәбез. Без җәяүлеләргә һәм сатып алучыларга уңайсызлыклар тудырмаска тырышабыз. Ә тукталышка асфальт түшәү турындагы сорауга, аның киләсе елда планлаштырылуы турында әйтә алам. - “Уют” кибетенә таба, светофор янындагы тротуарны яптылар. Кайчан нормаль юл булыр? Федоровка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Е. В. Тыров җавап бирә: - “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проектына ярашлы, яңа койма нигезе белән тигезләп туфрак салу, җәяүлеләр юлы ясау планлаштырыла. Аскы яклап баскыч ясаячакбыз. “Кулайлы мохит” программасын тормышка ашыру буенча пандус һәм начар күрүчеләр өчен сигналлы светофор урнаштырырга ниятлибез. Болар барысы да 2018 елда башкарылырга тиеш иде. Шулай булуга карамастан, җәяүлеләргә уңайлы шартлар булдыру ниятеннән, шушы көннәрдә бу участокта эшләр дәвам ителәчәк. - Федоровка авылының Коммунистик урамында берничә урында асфальт түшәлгән юл чокылган – “ясалма каршылыклар полосасы” ясаганнар. Кайчан тигез юл булыр? Төзелеш бүлеге начальнигы Р. З. Латыйпов җавап бирә: - Төзелешен “Газстройинвест” җәмгыяте алып барган объектлар бүгенге көндә кабул ителмәгән. Юлның чокылган участокларын алар тигезләргә тиеш. Шушы көннәрдә бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Гәрәй ХАЛИТОВ әзерләде.

Читайте нас: