- Безгә район гәзите ошый, без аның даими әбунәчеләре. Аның белән тыгыз хезмәттәшлектәбез. Быел да мәктәп коллективы белән, шул исәптән поварлар да, “Ашкадар таңнары”на төгәл бер елга язылдык, - диде барысы исеменнән Батыр авылы мәктәбе директоры Эльза Миргали кызы Акчурина.
Монда гәзитебезне башкорт, татар, рус телләрендә алдыралар. “Ашкадар таңнары” битләрендә нәрсәләр күрергә теләр идегез?” – дигән соравыбызга:
- Гәзит укучыларыбыз иҗатыннан кыска гына хикәяләр, шигырьләр. Кешеләрнең үз талантын күрсәтү теләге була бит. Үрнәкле гаиләләр, яхшы кешеләр турында, тәрбияви темаларга язуыгызны дәвам итегез, - диделәр.
Без гәзитебезне коллективлары белән алдырганнары, аңа ярдәмгә килгәннәре өчен рәхмәтлебез. Чөнки зур булмаган, әмма тату коллективларның нәкъ менә шундый гамәлләрендә ватанпәрварлык чагылыш таба да инде.