+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2017, 11:23

Диңгезчеләр хөрмәтенә

Уфаның Җиңү паркында Башкортстан диңгезчеләренә Мемориаль комплекс ачылды. Менә шундый зур һәм мөһим чарага безнең районнан да ветеран-диңгезчеләр: запастагы икенче ранг капитаны Т. И. Әхмәров һәм БР Диңгез җыелышының Федоровка филиалы рәисе, запастагы өлкән мичман В. А. Веселов, запастагы мичман В. В. Веселов та чакырылган иде.

Уфаның Җиңү паркында Башкортстан диңгезчеләренә Мемориаль комплекс ачылды. Менә шундый зур һәм мөһим чарага безнең районнан да ветеран-диңгезчеләр: запастагы икенче ранг капитаны Т. И. Әхмәров һәм БР Диңгез җыелышының Федоровка филиалы рәисе, запастагы өлкән мичман В. А. Веселов, запастагы мичман В. В. Веселов та чакырылган иде.

Комплексны ачу БР Хәрби комиссариаты һәм Русия флоты оештырылуга 100 ел тулуга багышланган иде. Нәкъ шушы көнне, 20 октябрьдә, 321 ел элек, Петр I кушуы буенча Боярлар Думасы “Морским судам быть” карарын кабул итә. Бу Русия флоты турында беренче закон була һәм аны булдыруның рәсми датасы итеп билгеләнә.

Хәзер Уфада бер күренекле урын артты. Комплекс өч элементтан: 671 нче проектның су асты көймәсе рубкасы, һәлак булган диңгезчеләр исемнәре язылган (21 тонналы көймә рубкасын Мурманск өлкәсеннән алып кайтканнар), А “Антей” 949 проектының “Курск” К-141 АПРК су асты көймәсе һәлакәтенә багышланган өмет һәм кайгы символы, диңгез буендагы кыяда улын, ирен, егетен көткән ананы, хатынны, диңгезченең яраткан кызын гәүдәләндерә, шулай ук Русия флотын төзүче дүрт адмирал – Петр I, Федор Ушаков, Павел Нахимов һәм вице-адмирал Степан Макаров төшерелгән барельеф. Барельеф авторы – скульптор Әлфия Ахунова.

Мемориальны ачу тантанасында илебезнең Кораллы көчләр генераллары һәм адмираллары, Башкортстанда туган Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, РФ Кораллы көчләр һәм Хәрби-диңгез флоты ветераннары, БР Диңгез җыелышы, ветеран җәмәгать оешмалары әгъзалары, депутатлар, предприятиеләр җитәкчеләре, дин әһелләре, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм студентлар катнашты.

Киләчәктә бу үзенчәлекле комплекска мәктәп укучылары белән барырга ниятлибез.


В. ВЕСЕЛОВ,

БР Диңгез җыелышының Федоровка филиалы рәисе, запастагы өлкән мичман.
Читайте нас: