+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2017, 11:21

Фәһемле тарих

Халкыбыз Бөек Ватан сугышында бик күп михнәтләр кичерде һәм фашистларны коточкыч яуда җиңеп чыкты.

С. Әбделмәнова: “Мин  якын кешеләрем  алдындагы  бурычны үтәдем”.
С. Әбделмәнова: “Мин якын кешеләрем алдындагы бурычны үтәдем”.
Халкыбыз Бөек Ватан сугышында бик күп михнәтләр кичерде һәм фашистларны коточкыч яуда җиңеп чыкты.

Вакыт үтә, тик сугыш чоры балалары, шушы алышларда һәлак булганнарның оныклары һәм туруннары хатирәләре сакланганда, илебез өчен гомерләрен аямаган кешеләрне онытмаячакбыз…

Коралачык авылыннан пенсионерка Сәрә Зиннәтулла кызы Әбделмәнова яу кырыннан әйләнеп кайтмаган иң кадерле кешеләре - әтисе белән ике абыйсы турында менә нәрсәләр бәян итте:

- Казан шәһәрендә яшәүче оныгым картәтисе җирләнгән урынны эзләп тапкан. Бу хәбәр мине канатландырып җибәрде: шунда ук әтиемнең соңгы сулыш алган, аның җирләнгән урынын барып күрәсем, җаны тыныч булсын өчен догалар укыйсым килде. Балаларым анда алып барырга ризалашты, тик ерак юлга чыгарга курыктым. Шулай да карар иттек: әтием белән ике абыемның төсле фотоларын ясаттык, аның астына кайда җирләнүләрен күрсәтеп - барысын да авыл мәктәбе музеена тапшырырга булдык, - диде ул.

Фотода - әтисе Зиннәтулла Гобәйдулла улы белән абыйсы Фәрвәҗ. Сәрә апа туганнарының саргаеп беткән фотосын кулына алып, сүзен дәвам итте:

- Әтиебез укымышлы кеше иде. Ул белемсезлекне бетерү чорында авыл халкын укытты. 1941 елда фронтка китте, ә 1942 елда аның үлеме турында хәбәре килде. Фәрвәҗ абый белән Гамбәр абыйны да бер-бер артлы сугышка алдылар. Аларның берсенә дә кире әйләнеп кайту насыйп булмады. Шул еллардан бирле: “Сезнең кайларда җирләнүгезне белә алмам микән ни?” – дип уйладым. Телевизордан Бөек Ватан сугышы хәрбиләре сөякләрен тапкан эзтабарларны күрсәткәндә экранга игътибар белән карый идем. Шушы темага гәзит һәм журналлар укыдым, бәлки таныш исемнәргә тап булырмын, дип уйладым. Хәзер мин тынычландым, балаларым җиткергән шушы хәбәр өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Олы яшьтәге ханым каршындагы өстәлдә саргайган фотолар, гәзиттән кисеп алынган мәкаләләр ята. Ул аларны дулкынланып кулына ала, сыпырып, елмаеп куя. Якыннарына булган мондый наз, хатирәләргә, гаиләсе тарихына җылы караш - боларның барысын да балаларына тапшыру теләге шушы сиксән биш яшьлек чал чәчле ханымга карата олы ихтирам уята. Сәрә Зиннәтулла кызы кебек кешеләр булганда, каһәрле сугышта һәлак булган миллионлаган яугирләрне онытмаячакбыз һәм данлаячакбыз әле. Рәхмәт Сезгә, кешеләр!


Гәрәй ХАЛИТОВ.


Автор фотосы.

Читайте нас: