1958 ел фотосы: “Канаш” колхозы колхозчылары ярышта җиңгән өчен үзләренә тапшырылган күчмә Кызыл байрак белән төшкән.
Беренче рәттә (сулдан уңга): ферма мөдире Данилов Максим Леонтьевич, колхоз рәисе Митюков Алексей Афанасьевич, мал караучы Ипполит Юдин. Ферма мөдире артында Татьяна Ивановна Алексеева байрак тотып басып тора. Шушы тырыш ханым турында гәзит битләрендә бәян итмәкчемен.
Ул 1927 елның 23 октябрендә туган – аңа шушы көннәрдә 90 яшь тула. Татьяна 6 сыйныфны тәмамлаган, тик каһәрле сугыш ундүрт яшьлек кызга арытабан укырга мөмкинлек бирмәгән. Ул сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны яхшы хәтерли. Бәрәңге, арпа, тары, киндер чәчкән вакытларны искә ала. Әйе, әйе, киндер. Ул вакытта наркотиклар турында сүз дә булмаган. Аның орлыгыннан тәмле май сыгып алганнар, ә сабакларын кул белән эшкәртеп, кием тегү өчен тукыма тукыганнар. Көрәк тота алырлык һәркем басуга чыккан. Сыер җигеп җир тырмаганнар, кул белән чүп утаганнар. Хәзерге кебек иген бөтенләй булмаган. Ашка бәрәңгене әрчемичә салганнар, болай экономияле дә, туклыклырак та. Төп ризык – үлән. Басуда иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләгәннәр. Кышкы кичләрдә җеп эрләгәннәр, тукыма тукыганнар, бәйләм бәйләгәннәр.
Тырышлыгы өчен ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 1945 елның 6 июнендә бүләкләү турындагы Указга кул куела, ә медаль 1947 елда гына тапшырыла.
Сугыштан соң Татьяна Ивановна хуҗалыкта сыер сава. Бу вакытта колхозда нибары 17 баш сыер гына була, калганнарын солдатлар өчен иткә озатып беткән булалар. Савым да зур булмый. Тик терлекчеләр дә, кыр эшчәннәре дә мул савым, югары уңыш алу өчен бар тырышлыгын сала, башка хуҗалыклар белән ярышып эшли.
1950 елдан тормыш бераз җиңеләя төшә. Колхоз рәисе Максим Дементьев эшләгән көннәр өчен иген бирергә тырыша, ул вакытта колхозчылар икмәк сала башлый – бераз тамаклары туя.
1958 елда Татьяна Алексеева, ярыш җиңүчесе буларак, район делегациясе составында Мәскәүдә ВДНХда була, күргәзмәдә катнаша. Авылда үзен ничек озатулары, хисапчы Кутонова Клавдия Григорьевнаның Мәскәүгә бару өчен кассадан акча бирүе турында хәтерли. Күргәзмә дә күпсанлы очрашулары, төрле экспонатлары белән исендә калган.
Соңрак СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Т. И. Алексееваны “Мактау знагы” ордены белән бүләклиләр.
1959 елда колхозга кайгы килә - сыерлар бруцеллёз белән чирли. Савучы эшсез калмый. Күрше авыллардан – Веселовкадан, Динестән, Кирюшкинодан Новоселкага сөт китерәләр. Аңардан каймак ясыйлар, май язалар.
Аннары Татьяна Ивановна бригадир була: аның бригадасы чөгендер утый, колхоз бакчасында суган, кәбестә, кишер, бәрәңге, карлыган үстерә. Кышын фермада сарыклар карый.
Берничә тапкыр аны район Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1982 елда аңа “Хезмәт ветераны” медале тапшырыла, аның Җиңү көненә юбилей наградалары да бихисап.
Байрак тотып төшкән ханымның шушы фотосына карыйм да, аның гомер буена алдынгылар рәтендә булып, башкаларны үзе артыннан әйдәп баруы турында уйланам.