+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2017, 11:24

Сөземтәләрне бетерүгә караганда, кисәтү яхшырак

Республикабыз терлекчелеге өчен быелгы ел җиңелдән булмады. Ике йогышлы: Ярмәкәй районында яңа – нодуляр дерматит һәм Туймазы һәм Бүздәк районнарында тилчә (ящур) чире ачыкланды.

Республикабыз терлекчелеге өчен быелгы ел җиңелдән булмады. Ике йогышлы: Ярмәкәй районында яңа – нодуляр дерматит һәм Туймазы һәм Бүздәк районнарында тилчә (ящур) чире ачыкланды.

Тилчә - йорт һәм кыргый партояклы хайваннарда кискен үтүче, вируслы чир, ул авыз куышлыгының лайлалы тышчасын, җилен һәм аяк тиреләрен зарарлый. Тилчә белән кешеләр дә чирләве ихтимал. Чир, гомумән, чирле яки озайлы вакыт чирләп терелгән хайваннардан йога.

Авыру билгеләре бер - җиде тәүлектән беленергә мөмкин, ягъни чир бик тиз тарала. Яшь маллар - 2-3нче көн, олы маллар ике атна эчендә һәлак була.

Безнең район чир табылган урыннардан ерак урнашкан, шуңа күрә тилчәгә каршы прививка ясалмаячак. Моннан тыш, тилчәгә каршы прививка ясалган малга аерым чикләүләр бар һәм бу сату өчен отышлы түгел.

Тилчә чире безнең республикага менә болай килеп кергән: ике намуссыз кеше очрашкан, берсе авыру мал саткан, ә икенчесе аны арзан хакка сатып алган. Һәм икесе дә керемнән башка берни турында да уйламаган. Республикага ун миллион сумлык зыян килде һәм бу сан көн саен арта гына бара. Бу проблемаларның барысын да бер генә шалтырату белән генә дә хәл итәргә була иде бит.

Районыбызның ветеринария хезмәте көн саен малларны чирнең клиник билгеләре булу-булмавын тикшерә, мал асраучылар арасында аңлату эшләре алып бара, мал сатып алуны контрольдә тота, тик терлек хуҗалары белән бергә эш иткәндә генә районның эпизоологик иминлеген тәэмин итәргә мөмкин. Ветеринарлар районның 7000 ихатасында нинди хәл булуын белеп бетерә алмый.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Федоровка районы территориясенә тилчә вирусын кертмәү өчен бар төр терлек милекчеләре түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

1) зоологик норма таләпләрен һәм малларны асрау кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын имин территорияләрдән сатып алырга һәм ашатыр алдыннан аларны термик эшкәртергә, хуҗалык объектлары территориясенә керү (чыгу) урыннарында санитар пропусклар, дезинфекция барьерлары (келәмнәр) белән җиһазланлдырырга, шулай ук аларны төзек хәлдә тотарга;

2) маллар асралган, мал азыгы сакланган һәм хәзерләнгән урыннарда, шулай ук хуҗалык территориясенә кергәндә транспорт чараларына даими дезинфекция ясауны тәэмин итәргә;

3) систематик рәвештә дератизацияләү һәм дезинсекцияләү үткәрергә;

4) хуҗалыкларның ябык типта эшләвен тәэмин итәргә, маллар асралган урыннарга чит кешеләрне кертмәскә, эшкәртү үтмәгән инвентарьне кертүне һәм территориягә махсус эшкәртү үтмәгән транспорт чараларын кертүне булдырмаска;

5) ветеринария озату документлары булмаган санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында маллар һәм терлек продукциясе сатып алмаска;

6) сатып алынган малларны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл хакимиятләрендә теркәргә һәм төп көтүгә керткәнче, малларны карантинда тотарга;

7) малларны чалганчы аларга тикшерү үткәрергә һәм ит һәм чалынган ит продуктларына ветеринария хезмәткәренең ветеринария-санитар экспертиза ясавын тәэмин итәргә.

Малларыгыз кинәт чирләп киткәндә һәм аның сәбәпләрен белмәгән очракта, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Аның үлгәнен көтеп тормагыз, аны мәҗбүри сую турындагы карарны бары тик ветеринар табиб кына хәл итә ала. Барлык сораулар буенча 2-71-44, 2-71-42 телефон саннарына мөрәҗәгать итегез.

Ю. БАРЫШНИКОВ,

БР Федоровка район ветстанциясенең эпизоотиягә каршы бүлеге начальнигы.
Читайте нас: