+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2017, 11:31

“Тәүге автомобилемне хәтерлим...”

Иван Дегтярёвның әтисе гомере буе авыл хуҗалыгында водитель булып хезмәт сала. Олы яшьтә булуына карамастан (аңа тиздән 90 яшь тула), Дмитрий Осиповичның юлда ориентиры яхшы, автомобильдә оста йөри. Улында да шушы һөнәргә сөю тәрбияләгән.

Иван Дегтярёв: “Минем машинам  һәрвакыт рейска әзер”.
Иван Дегтярёв: “Минем машинам һәрвакыт рейска әзер”.
Иван Дегтярёвның әтисе гомере буе авыл хуҗалыгында водитель булып хезмәт сала. Олы яшьтә булуына карамастан (аңа тиздән 90 яшь тула), Дмитрий Осиповичның юлда ориентиры яхшы, автомобильдә оста йөри. Улында да шушы һөнәргә сөю тәрбияләгән.

- Мин балачактан руль артына утырырга хыяллана идем, тагы да юлда йөрергә яратам, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң, водитель булырга карар иттем, автомәктәптә укып таныклык алдым, - диде Иван Дмитриевич.

Әңгәмәдәшем, инде кырык елдан артык вакыт үтүгә карамастан, үзенең тәүге ГАЗ-93 автомобилен хәтерләве турында сөйләде. Үзен, япь-яшь кенә егетне, Михайловка авылының “Новая жизнь” колхозына водитель итеп эшкә кабул итүләрен дә хәтерли ул. Бу хезмәтнең зур тырышлык таләп иткәнен аңласа да, бик шатлана. Эшкә әзер булуы аңа шоферлык юлында килеп туган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Хуҗалыкта Иван Дмитриевичка йөк ташу йөкләтелә, ул һәрвакыт уңыш җыюда, мал азыгы хәзерләүдә катнаша, ерак рейсларга йөри. Арытабан тәҗрибәле водительгә ЗИЛ һәм КамАЗ автомобильләрен дә ышанып тапшыралар. Ул үзенә тапшырылган техниканы һәрвакыт төзек тота. Тырыш һәм эшенә җаваплы караган Иван Дмитриевичны коллективта да хөрмәт итәләр, җитәкчелек тә канәгать. Водитель берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

И. Д. Дегтярёв хаклы ялда булуына карамастан, техникасын ташламый. Ул – ирекле янгын командасының янгын сүндерү машинасы водителе. Михайловка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы В. М. Акчурин аның эшеннән канәгать, Иван Дмитриевичка ышанырга була, ди ул. Тәҗрибәле водительнең техникасы һәрвакыт яхшы торышта. Янгын сүндерү командасы гадәттән тыш хәлләр булган җирләргә чыга, шулай ук ел саен янгын-гамәли спорт буенча район ярышларында уңышлы чыгыш ясый.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Читайте нас: