+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2017, 17:10

Гәзит – күңел өчен, бүләк – хуҗалык өчен

27 октябрьдә “Ашкадар таңнары” район гәзите редакциясе “Атна саен приз” акциясе буенча әбунәчеләр арасында икенче тапкыр приз уйнатты. Бу көнне гәзит укучыларыбызның 300дән артык квитанциясе бүләкләр уйнатуда катнашты.

27 октябрьдә “Ашкадар таңнары” район гәзите редакциясе “Атна саен приз” акциясе буенча әбунәчеләр арасында икенче тапкыр приз уйнатты. Бу көнне гәзит укучыларыбызның 300дән артык квитанциясе бүләкләр уйнатуда катнашты.

Даими әбунәчеләребез - Бала-Чытырманнан Фирдәвес Дәүләтбердина, Өчбүләк авылыннан Гөлфия Максимова, Иске Чытырманнан Рәфыйга Котлыбулатова, Федоровкадан Надежда Чавкина һәм Гөлнур Нигъмәтуллина(фотода) истәлеккә матур бүләкләр отты. Кызганычка каршы, аларның берсе дә чарада булмады, шуңа күрә приз отулары турында гәзитебез аша хәбәр итәбез һәм бүләк артыннан редакциягә килүләрен сорыйбыз. Үзегез белән паспортыгызны, СНИЛС һәм ИНН да алырга онытмагыз. Ә Гөлнур Җәүдәт кызына без шатлыклы хәбәрне телефон аша шалтыратып әйтә алдык һәм аны редакциябезгә чакырдык.

- Район гәзите үткәргән акциядә тәү тапкыр катнашуым. Приз отуым турында хәбәр иткәч, бик шатландым, башта ышанмый да тордым әле. Берәрсе шаяртадыр, дип уйладым, тик бу дөрес сүз булып чыкты. Зур рәхмәт сезгә, - диде Гөлнур Җәүдәт кызы.

Киләсе приз уйнатулар 3 һәм 10 ноябрьдә редакция фойесында узачак. Әбунәчеләребезне 11.00 сәгатьтә көтеп калабыз. Район гәзитенә язылыгыз, квитанцияләрегезне җибәрегез һәм конкурсларда катнашыгыз, бүләк отыгыз!


Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Римма ӘДИҺӘМОВА фотосы.
Читайте нас: